Внутренние воды Северной Америки на татарском языке

Страницы: 1 | 2 | 3  >  >>

ТЕМА: Төньяк Американың эчке сулары.
МАКСАТ: Төньяк Америка елгалары һәм күлләренең үзенчәлекләре һәм төрлелеге турында белем күнекмәләре булдыру.
Задачи урока:
1. 1. Т. Американың эчке сулары турында күзаллау - аларның үзенчәлеген, чыганакларын һәм туену режимын, агымнарның характерын ачыклау;
2. Укучыларны Т. Американың эре елгалары,күлләре һәм шарлавыклары белән таныштыру;

2. 1. Контурлы картада елга һәм күлләрне билгеләү;
2. Елгаларның төрле бассейннарга агу үзенчәлекләрен күрсәтү;

3. 1. Хуҗалык эшчәнлеге ягыннан эчке суларны бәяләү;
2. Укучыларда суларны чиста һәм саклап тотуга,җирдәге байлыкларга сакчыл караш тәрбияләү;

ДӘРЕСНЕҢ ТӨРЕ: яңа мтериал өйрәнү.
ҖИҺАЗЛАУ: Т. Американың физик картасы, презентация "Т. Американың эчке сулары";
УМК: 1. "Материклар һәм океаннар географиясе" 7 класс,Коринская В. А. , Душина И. В. , Щенев В. А.
2. Атлас. География материков и океанов. 7 класс; контурлы карта.
Уку эшчәнлегенең методы һәм формалары: әңгәмә элементлары белән гомумиләштерелгән лекция укучыларның практик эшчәнлеге белән бергә алып барыла; мультимедия презентация, таблица(тактада ясалган),дәреслек, карточкалар; күлләр һәм елга системасының материк буенча урнашу үзенчәлекләрен укучылыр белән берлектә ачыклау; атлас һәм контурлы карта буенча мөстәкыйль эшләү.






ПЛАН:
1. Оештыру
2. Өй эшен тикшерү
3. Яңа тема аңлату. Презентация "Т. Американың эчке сулары":
а) Т. Американың эре елгаларына характеристика бирү;
б) "Зур Каньон" турында аңлату;
в) "Ниагара елгасының матурлыгы" турында әңгәмә;
г) Т. Американың бөек күлләре.
4. Ныгыту
5. Йомгаклау. Рефлексия.
6. Өй эше

Страницы: 1 | 2 | 3  >  >>
Рейтинг
Оцени!
Поделись конспектом: