зен гел гаепле санаган. Ә борчак көн дә суганга: "Чыгарма әче исеңне, күзләрем яшьләнә",-дип тукып торган. Суган бу хәлдән бик тә туйган. Аның бер генә теләге булган: "Тизрәк көз җитсен иде дә, без җитлеккәч, бер-беребездән аерылыр идек",-дип уйлаган.
Менә алтын көзләр дә җиткән. Яшелчәләр сап-сары булып өлгергән һәм аларны җыеп алыр вакыт җиткән. Суган белән борчак моңа бик шатланган. "Ниһаять, безне аералар, минем эҗҗе бөртеге кебек күзләремә беркайчан да суганның әче исе кермичәк һәм без бер-беребезне бүтән күрмибез",-дип сөенгән борчак. Ул суганнан гафу үтенергә уйлаган: "Суган дустым, мин сине җәй буе битәрләдем, син мине гафу ит инде!",-дигән. Эчкерсез суган әлбәттә борчакны гафу иткән!
Галиев Рамис 3 нче А сыйныфы
Әни һәм бала
Бер авылда яшәгән ди Кәрим исемле малай. Аның әнисе булмаган. Ул үги әни белән яшәгән. Аның Әмир исемле улы булган, ләкин үз улын түгел , ә Кәримне ныграк яраткан. Әмирнең үзен генә яраттырасы килгән.
Менә бервакыт әнисе Әмиргә коедан су алып кайтырга кушкан. Су алганда ул коега егылып төшкән. Әмир ярдәм сорап чакырган, ләкин аның әнисе дә, Кәрим дә ишетмәгән. Кое янына бер кыз йөгереп килгән һәм ул Әмирне судан тартып алган. Әмир кызга: "Мине әнием яратмый. Ул үги улы Кәримне ныграк ярата",-дип әйткән. "Сине өеңдә яратучы булмагач, безгә яшәргә кил",-дип әйткән кыз һәм үзләренә алып киткән. Күп еллар үткән, Әмир үсеп җиткән. Ул вакытта үги малай чирләп үлеп киткән була. Әмирне әнисе эзләп таба. Ул инде картайган һәм ярлы була. Әнисе Әмирдән гафу үтенә:"Улым, син мине үзең янына яшәргә ал әле",-дип ялвара. Әзрәк уйлагач, Әмир әнисен кызгана, өенә яшәргә кертә. Аның әнисе рәхәт гомер кичерә һәм картаеп үлә. Әмир берүзе кала. Еш кына әнисен, Кәримне
Страницы: << < 3 | 4 | 5 | 6 > >>