искә ала. Ул әнисе белән бергә аз гомер иткәнгә үзенең гаебен таный. Гел уйлана, сагына торгач ул чирли башлый. Үләр алдыннан: "Әнием, минем синең алдында гаебем күп, гафу ит мине",-дип кычкыра.
Шакуров Ильмир 4 нче В сыйныфы
Йомгаклау
Нәтиҗәдә, татар милләтенең халык авыз иҗаты да,башка халыкларның иҗаты кебек үк,әдәби һәм тарихи мирасыбызның гүзәл бер өлешен тәшкил итә. Халкыбызның авыз иҗаты әсәрләре-яшь буынга белем һәм тәрбия бирүдә кыйммәтле чыганак булып тора. Халыкның бай рухлы,кешеләрне гүзәл киләчәккә рухландыручы әкиятләре ,киң колачлы җырлары,тирән фәлсәфи әйтемнәре,тапкыр һәм үткер мәкальләре,табышмаклары,яшьләргә сабак бирердәй итеп иҗат ителгән риваять,дастан,легендалары һәм башка төр иҗат җимешләре киләчәк заман буынны тәрбияләүдә зур чыганак булып тора. Бу кыйммәтле мирасның тарихи һәм тәрбияви әһәмияте елдан-ел үсә бара. Гомумән алганда, халык авыз иҗаты без-укучы балаларга бик якын. Чөнки ул безне телебезне яратырга,аның матурлыгын, байлыгын күрсәтергә ярдәм итә, тәрбия бирә.
Страницы: << < 4 | 5 | 6