ач , шул геройларның рәсемнәрен ясыйлар.
Безнең уку дәресләре бик кызыклы һәм мавыктыргыч үтә. Һәрбер әкият һәм хикәяне укыгач, без аны анализлыйбыз, геройларга характеристика бирәбез, план язабыз. Бу әсәрләр үзебезгә дә кечкенә генә әкиятләр, хикәяләр, шигырьләр язарга этәргеч бирә һәм без рәхәтләнеп язып киләбез. Дәресләрдә укытучы апабыз белән бергәләшеп тикшерәбез, матурлыйбыз. Ә аннары иң яхшыларын балалар өчен чыга торган "Көмеш кыңгырау"газетасы, "Ялкын "журналына җибәрәбез. 2016 нчы елда да күп кенә иҗат җимешләребез газета-журналларда урын алды. Быел да шул эшне дәвам итеп, әкият-шигырьләребезне юлладык һәм нәтиҗәсен зур кызыксыну белән көтәбез. Әлеге эш тәҗрибәсе дәресләребезне күңелле үткәрергә ярдәм итә. Сезнең карамакка, иҗат җимешләребезне тәкъдим итәбез.
Минем песнәкләрем
Мәктәптә алган яхшы билгеләрем белән әниемне сөендерим дип, ашыга-ашыга өйгә кайтып киләм. Аяк астында кар шыгырдый. Кышкы кояш нурларында кар бөртекләре җем-җем итә. Подъезд ишегенә якынлашканда икенче каттагы балконнан тавыш ишетелде:
-Камил,кара әле,песнәкләр килгән!
Күрше Сания апа икән.
-Сания апа, ялгышасыңдыр,песнәкләр җылы якка китми бит,-дидем мин.
Сания апа минем сүзләргә колак та салмады,гөр-гөр килеп кошлар белән сөйләшүен дәвам итте. Миңа бу кызык тоелды, туктап Сания апаны күзәтә башладым.
Миләш агачында 4-5 песнәк утыра. Алар алмаш-тилмәш Сания апаның балконы янына очып баралар да кире миләш агачына әйләнеп кайталар. Кара син аларны! Сания апаның кулыннан ипи валчыклары чүпли икән бит алар.
-Минем узган елгы песнәкләрем болар!-диде Сания апа.
Чыннан да,узган ел Сания апа кыш буе унлап песнәкне кулыннан ашатырга өйрәтте. Песнәкләр башка кеше кулыннан җим алмыйлар, бары тик Сания апа янына гына киләләр. Кү
Страницы: << < 1 | 2 | 3 | 4 | 5 > >>