рше апаның балконга чыгып басуы була, песнәкләр аны шундук сырып та алалар иде. Тик көннәр җылыткач песнәкләр юкка чыкты. Сания апа аларны бик юксынды. Ә песнәкләр Сания апаны онытмаганнар бит!
Шундый киң күңелле күрше апаларым булу белән горурланып өйгә кереп киттем. Кичен әтием белән песнәкләргә җимлек ясадык. Икенче көнне җимлеккә ипи валчыклары, ярма салып элеп тә куйдык. Мәктәптән кайтканда җимлектә утыручы песнәкләрне күреп сөендем. Алар миңа рәхмәт әйткән шикелле тоелды.
"Рәхмәт сиңа, Сания апа! Минем дә үз песнәкләрем бар хәзер,"-дип уйладым мин. Ә күңелемдә шигырь юллары барлыкка килде:
И,песнәкләр,килегез сез,
Туңып йөрмәгез кышта!
Ашап, җылынып алыгыз
Салкын булса да тышта!
Тиздән ямьле язлар җитер,
Җылынырбыз шул чакта.
Гайнуллин Камил 2 нче А сыйныфы
Алиянең төше
Борын-борын заманда, зур гына бер урманда яшәгәннәр әби белән бабай. Аларның Алия исемле кечкенә генә матур кызлары булган. Ул кыз ялгызы гына урманда йөрергә яраткан. Менә беркөнне, җиләк һәм гөмбә җыеп йөргәндә кыз урманда адашкан. Өйгә кайтырга юлны һич кенә дә таба алмый икән. Йөреп арып бетеп, елап арыгач ул бер агач төбенә ял итәргә утырган һәм йоклап киткән. Йоклаганда Алия төш күргән:бер бик матур, ап-ак куян килгән, аңа өйгә кайта торган юлны өйрәткән. Шул вакыт Алия уянып киткән һәм куян өйрәткән сукмак буйлап өенә кайтып җиткән. Әби белән бабасы бик кайгырган булганнар һәм алар кызны эзләгәннәр. Ә инде Алияне күргәч бик нык сөенгәннәр һәм шатланганнар.
Гильфанова Лилия 3 нче В сыйныфы
Борчак белән суган
Борын-борын заманда, әле мин тумаганда, яшәгән ди борчак белән суган. Алар бер-берсе белән гел бәхәсләшеп торганнар, чөнки борчакның күзенә гел суганның әчесе кереп торган. Бу хәлгә суган бик тә борчылган һәм ү
Страницы: << < 2 | 3 | 4 | 5 | 6 > >>