Укучыларның иҗат җимешләре

Страницы: <<  <  1 | 2 | 3 | 4  >  >>




Бурычлар
1) Халык авыз иҗатын тирәнтен өйрәнү;
2) Халык авыз иҗатының тәрбияви моменты;
3) Халык авызы иҗаты аркылы укучыларда татар теленә мәхәббәт тәрбияләү.














Кереш
Укучылар уку һәм әдәбият дәресләрендә татар халык авыз иҗатының кайбер үрнәкләре белән башлангыч сыйныфларда ук танышалар. Балаларның фольклор буенча мәгълүматлары көндәлек тормышта үзара һәм өлкәннәр белән аралашу, халык авыз иҗаты әсәрләрен мөстәкыйль уку, фольклор әсәрләре буенча мультфильмнар карау, сәнгать әсәрләре белән танышу процессында тулылана бара. Шул максаттан бу проект эшен эшләргә алындык.
Халык авыз иҗаты бик борынгы заманнардан бирле халык тарихына үзенчәлекле юлдаш булып килә һәм аның мәңге шиңмәс культура байлыгын тәшкил итә. Халык авыз иҗаты әсәрләрендә тормыш тәҗрибәсе, милли традицияләр ачык чагыла. Халык авыз иҗаты әсәрләренең бөтенесе дә диярлек яшьләргә тәрбия һәм белем бирү идеяләре белән сугарылган.
Халык авыз иҗаты әсәрләренең тәрбияви мөмкинлекләрен фәнни күзлектән чыгып өйрәнүдә Я. И. Ханбиков, Г. Н. Волков, А. Ш. Хашимов кебек профессорлар, Э. Х. Галиев, К. Д. Дәүләтшин кебек фән кандидатларының хезмәте гаять зур. Халык авыз иҗаты яшь буынга хезмәтне яратырга, халыкны, туган телне хөрмәт итәргә өйрәтә.
















Төп өлеш
Безнең уку һәм әдәбият дәресләрендә балалар халык авыз иҗаты әсәрләрен яратып укыйлар, эмоциональ кабул итәләр. Гадәттә, башлангыч сыйныфларда балаларны әкиятләр белән таныштыру отышлы. Алар әкият геройларын чынбарлыкта кабул итәләр, аларның барлыгына ышаналар. Әкият геройлары белән бергә шатланалар һәм алар өчен борчылалар. Әкият белән танышк

Страницы: <<  <  1 | 2 | 3 | 4  >  >>
Рейтинг
Оцени!
Поделись конспектом: