рнең исен.
("Яз хәбәре")
Табигать күренешләрен сурәтләгәндә, автор матур сүзләрен - чагыштыру - эпитетларын, төрле тел бизәкләрен кызганмый, мулдан тезә. Аның һавасы да "ак күмәч белән ашарлык" ("Валлаһи"); яңгыр яумый, ә "алтын төшә" ("Яңгыр"). Шагыйрь өчен:
Һәр чәчәк - сеңлең, апаң; абзаң - үсеп торган агач;
Син сабыйдай, нечкә аваз берлә сайрый сандугач.
("Сагыныр вакытлар")
Әдипнең таң ату вакыты, иртәләре, кичләре, кояш бату күренеше рәссам сурәте булып күз алдына килеп баса.
Галибанә яктырып, әкрен генә ал таң ата;
Моңланып, хәсрәтләнеп, ялкау гына ак ай бата.
("Җәйге таң хатирәсе") яки
Иртә. Дөнья җанлана,
Мәшрикъ ягы аллана,
Кояш чыгып, нурлары
Төшеп җиргә ялгана.
("Иртә")
Г. Тукай үз иҗатында табигатькә ямь өстәүче, аны җанландыручы кошларга зур урын бирә, аларны гөнаһсыз фәрештәләр белән тиңли. "Карлыгач","Карга", "Кошларга", "Кошчык", "Күгәрчен", "Фатима белән Сандугач" шигырьләре аша шагыйрь балаларны кечкенәдән үк кошларны яратырга, аларга мәрхәмәтле булырга өнди. Кошларның табигатькә бик күп файда китерүенә басым ясый, аларның иркендә генә матур итеп сайрый алуын әйтә. "Фатима белән Сандугач" шигырендә читлектәге кош ирек турында:
Белмисеңме син: читен мәхбүслек ул,
Булса да алтын, һаман да читлек ул, -
дип әйтә. "Кошларга" шигырендә исә:
Әллә иркендә торуның кадерен белмимме мин?! - ди.
Шагыйрь хайваннар дөньясына да битараф түгел. Аларны ул дуслары, ярдәмчеләре дип саный, һәркемгә билгеле булган "Гали белән Кәҗә" шигыре үзе генә чын дуслыкның, мәхәббәтнең үрнәге булып тора. Табигатьтәге көчс
Страницы: << < 2 | 3 | 4 | 5 | 6 > >>