ез хайваннарны кызгана шагыйрь, кешеләрне бәгырьсезлектә гаепли. "Бичара куян" әсәрендә бүре куянның балаларын ашап китә, соңыннан әнкә куянны аучы ата. Ата куян ялгыз кала һәм аның өчен дөньяның яме, яшәүнең мәгънәсе бетә. Автор фикеренчә, явызлык, ерткычлык, бәхетсезлек китерә.
Шул вакыттан бирле аш булмый ашым,
Моңланам ялгыз башым, агъзам яшем.
Шигырьдә бүре белән кеше бер яссылыкта куела. Икесе дә - корткычлар.
"Мияубикә" шигырендә шагыйрьне яшь буынның киләчәге борчый. Аларда нинди хисләр өстенлек итәр: мәрхәмәтлелекме, кешелексезлекме? Автор шул мәсьәләләргә туктала. Кеше кайвакыт кылган эшләре турында эш узгач кына уйлана, ләкин инде соң була:
Фани дөнья! Нинди эшләр эшлисең син шак та кат!
Шундый шат уйнап йөргән песи инде вафат!
Кеше үзен корткычлардан, күсе-тычканнардан саклап торган песинең кадерен белми, аны рәнҗетә, песи үлә. Чын дусты аңа хыянәт итә. "Бу җиһанның дусны дустан айруы бигрәк яман!" - дип, акны-карадан, дусны дошманнан аера белергә кирәклеген әйтә шагыйрь.
ХХ гасыр башында промышленность үсә башлый. Казан авыл кешеләрен җыя. Завод-фабрикаларда эшләү өчен кешеләр кирәк. Саф табигать кочагыннан шәһәргә килгән кеше тынчу, пычрак мохиткә эләгә. Бу хәл шагыйрьне борчуга сала. Сәнәгать үсеше табигый матурлыкка зыян китерә.
Ут, төтен, фабрик-завод берлә һаман кайный Казан;
Имгәтеп ташла савын, сау эшчеләр сайлый Казан.
("Казан")
Шагыйрьне бөтен "өязгә нур чәчеп" торган Казанның пычрануы, төтен, корымга күмелүе сызландыра.
Г. Тукай табигатьне ярата, аның һәр күренешенә, җан иясенә саклык белән, яратып карый. Кешеләрне дөрес яшәргә чакыра. Бүгенге көн белән генә яшәүнең табигатькә зур зыян салуын искәртә. Бу җәһәттән аның "Толстой сүзе&q
Страницы: << < 3 | 4 | 5 | 6 > >>