Тукай иҗатында экология темасы чагылышы

Страницы: <<  <  4 | 5 | 6

uot; шигыре бик урынлы. Кирәк анчак яшәр микъдар ашарга,
Кирәкми тик ашарга дип яшәргә.
Йомгаклау
Бөек шагыйребез "әйләнә-тирә мохитне саклау" фәнен өйрәнмәсә дә, яшәү йортыбыз булган Җир һәм анда яшәүчеләрнең тормышлары өчен борчылган. Ул табигатьнең кешегә яшәү өчен матди мөмкинлекләр дә, иҗат өчен илһам да бирүен дөрес аңлаган. әйләнә-тирә мохитнең чикләре бик киң. Тукай бу мәсьәләгә дә төрле яктан якын килә. Әйтелгән фикерләр шагыйрьнең бик күп әсәрләрендә чагылыш тапканын күрдек. "Сагыныр вакытлар" шигыре үзе генә дә әдипнең җирдәге матурлыкның сагында торучы зур Кеше икәнлеге турында сөйли.
Чәчмәгән җир күк - күңелнең һәр гүзәлгә бушлыгы,
Тик кояшны һәм табигатьне сөюдән хушлыгы!
Шагыйрь күңеле табигатьтән илһам ала.
Бар күңел хәдсез, хисапсыз мәрхәмәт, шәфкать тулы.
Кыскасы, Г. Тукай фикеренчә, кеше табигатьне яратырга, сакларга, аның белән хозурланырга, аның кочагына омтылырга тиеш. Шулай булганда гына "тәнгә дә, җанга да мунча" ("Тәлләһеф") табылыр. Шул чакта гына шагыйрьгә илһам килер.
Каршыларга иң сәза чак, иң матур чак, җәйге таң;
Шул вакытта уйла, шагыйрь: килде илһам уйласаң.
("Җәйге таң хатирәсе")




Кулланылган әдәбият
1. Г. Тукай. Сайланма әсәрләр. VII том. Шагыйрь турында истәлекләр. -Казан:Татарстан Республикасы "Хәтер" нәшрияты, 2002. -511 б.
2. Г. Тукай. Сайланма әсәрләр. II том. Шигырьләр, поэмалар.
Татарстан китап нәшрияты, 1985.





Страницы: <<  <  4 | 5 | 6
Рейтинг
Оцени!
Поделись конспектом: