Тукай иҗатында экология темасы чагылышы

Страницы: <<  <  1 | 2 | 3 | 4 | 5  >  >>

төсен үзгәртми саклаучы арада берсе бар:
Көз көне һәм кыш буе саргаймый торган чыршы бар.
"Ай һәм Кояш", "Яз галәмәтләре", "Яшен яшьнәгәндә", "Җәй көнендә" шигырьләре шагыйрьне табигатьнең һәр гамәле урынлы булуына соклануын белдерә. "Яратырга ярый" шигырендә исә табигатьнең күп вакытта кешегә дә бәйле булуы искәртелә. Кеше еш кына табигый матурлыкка тап төшерә.
Яратырга ярый дөнья: матур кырлар, матур таулар;
Яратмыйм мин вәләкин һич, сәбәп шул: ибне адәм бар! -
("Яратырга ярый")
дип, шагыйрь кешенең табигый агымга тыкшынуы матур нәтиҗәләргә китермәскә мөмкинлеген искәртергә тели кебек. Әлеге фикерләр "Һәркемнең ашыйсы килә" һәм "Япун хикәясе" шигырьләрендә дә дәвам иттерелә.
Г. Тукай табигатьнең һәр фасылын, һәр мизгелен үзенчә күрә. Аны табигатьтәге үзгәрешләрнең кеше ихтыярыннан тыш булуы шатландыра. "Җир йокысы", "Яз галәмәтләре", "Валлаһи", Буран", "Яңгыр", "Яз хәбәре", "Елның дүрт фасылы" шигырьләрендә автор кабатланмас бизәкләр белән бөтен табигать мизгелләрен күз алдында җанландыра.
Әллә ычкынганмы баудан Каф тау арты җеннәре?
Йә тишелгәнме ходайның бихисап зур мендәре?
("Буран")
Яз, аныңча - "матур кыз", "язның алтын фәйтуны", "гөлләр патшасы"; кыш - "аксакал", аның матурлыгы чиксез - "һәр ягында аллы-гөлле күбәләктән гаскәре" ("Кышка бер сүз"). "Яз җитә", - дип әйтәсе урынга шагыйрь болай ди:
Күпме февраль, каш җыерсаң һәм ачулансаң да син,
Барыбер, ди, җитте яз һәм рухына кышның ясин.
Яуса да карлар, табигать эшли инде үз эшен;
Тиздән иснәрбез кызыл, ал-гөл чәчәклә

Страницы: <<  <  1 | 2 | 3 | 4 | 5  >  >>
Рейтинг
Оцени!
Поделись конспектом: