әре һәркемнең күңелендә калырга тиеш. Шагыйрь шуны тели.
Тукай иҗаты белән танышкач, шундый фикергә киләсең: шагыйрь - табигать сакчысы.
Г. Тукай иҗатында әйләнә-тирә мохитне саклау темасы
Җирнең матурлыгын, һаваның сафлыгын саклау мәсьәләләре бөек шагыйребезне борчыган. Ул бу турыда уйланган, шул хакта күп кенә әсәр иҗат иткән. Шагыйрь фикеренчә, дөнья матур, шушы матурлыкны күп вакыт кеше үзе бетерә. Аның иҗатында кеше яшәгән бердәнбер урын буларак, Җир күпмегә түзәр икән, дигән хафалану да чагыла. Шулай да Г. Тукайның табигатькә, туган ягына багышланган шигырьләре саф табигатькә дан җырлаудан гыйбарәт. Аның кичерешләре дә табигать белән чагыштырыла.
И күңелнең шаулап аккан чишмәдән сафрак чагы!
И гомернең нурланып үскән яшел яфрак чагы!
("Сагыныр вакытлар")
Шагыйрь табигатьнең һәртөрле матурлыгын күреп шатлана, аның белән горурлана. Үзенең рухи халәте дә табигатькә бәйле.
Әй кояш нурлы - ачылган бакчаларның гөлләре;
Яктылык! Рәхәт! Бәхет! Сайрый ходай былбыллары!
("Кичә һәм бүген")
Шагыйрьне илһамландыручы да табигать үзе. Туган ягына мәхәббәтне дә Тукай табигатьне сурәтләүдән башлый. Ул эчкән суга зур әһәмият бирә. Кешенең бөтен гомере су белән бәйле. Бер "кечкенә генә инеш" ("Шүрәле") бөтен авылны саф су белән тәэмин итеп тора.
Аулыбызның ямен, суы тәмен беләм,
Шуңар күрә сөям җаным, тәнем белән.
("Туган авыл")
Г. Тукай үз ягының урманнарына чын күңеленнән гашыйк. Ул яхшы белә: урман саф һава чыганагы да, бетмәс-төкәнмәс байлык та. Аның фикеренчә, урман - саулык, байлык сандыгы. Шагыйрьне һәр кош, чәчәк агач илһамландыра. "Чыршы" шигырен генә алыйк. Авторда ул табигатьнең мәңге яшь булуын дәлилләүче образ буларак бирелә.
Үз
Страницы: << < 1 | 2 | 3 | 4 > >>