Туган җирем – Шытсуым

Страницы: 1 | 2 | 3  >  >>

Саба муниципаль районы Югары Шытсу " Ак каен" балалар бакчасы.
Тәрбияче:Гилемханова Рәфисә Нурулла кызы
Тема: "Туган җирем - Шытсуым"(Әйләнә-тирәбезне саклауга багышланган кичэ)
Максат: туган җирләренең тарихын , табигатен, туган якка мәхәббәт,
якташларыбыз иҗатына ихтирам хисләре тәрбияләү. Кешелекнең
глобаль проблемаларын тәҗрибәләргә нигезләнеп аңларга өйрәтү.
Җиһазлау: " Саба ягы- җырлы як" китапчыгы,рәсемнәр , презентацияләр, магнитафон, аудиокассеталар, компьютер, таратма
материаллар: нота- очколар.
Әзерлек эше: туган авылыбызның тарихын өйрәнү,чишмәләренә экскурсиягә бару, җырлар, шигырьләр өйрәнү. Авылыбызның экологик
схемасын төзү.
Кичэ барышы:
( Әкрен генә "Сабам минем туган ягым" - җыры яңгырый. Җыр беткәннән соң магнитафон язмасында кошлар сайраган тавыш куела. )
1. Тәрбияче: һәр кешенең туган ягы, торган җире була. Ә безнең туган авылыбыз Югары Шытсу. Авылыбызның табигате искиткеч матур һәм әкияттәгедәй серле. Ул баһадирлардай басып торучы ике тау арасына урнашкан. Авыл уртасыннан бормаланып - бормаланып тыныч кына инеш ага. Аның тирә ягында куаклыклар, калын, иксез - чиксез урман җәелеп ята, зур булмаган таулар, калкулыклар, чәчәкле болын, бакча, кырлар. . . Чишмәләр челтерәп ага.
Җыр: " Яшьлегем чишмәләре"
Безнең , балаларыбызның сәламәтлеге, иминлеге турыдан - туры әйләнә - тирә мохиткә бәйле бит. Ләкин табигать кешеләрнең саксызлыгы, ваемсызлыгы нәтиҗәсендә елдан - ел пычрана бара. Табигатьне, аның байлыкларын саклауның фәкать үзебезгә генә бәйле булуын тоеп яшик һәм авылыбызны яшел оҗмахка әйләндерүдә мөмкин булганнарның барын да эшләргә тырышыйк!.
( Авылыбыз шагыйрәсе З. Касыймова авылыбызга багышланган шигырен укый. )
" Җыр

Страницы: 1 | 2 | 3  >  >>
Рейтинг
Оцени!
Поделись конспектом: