ны һәм өйрәнелә торган предмет белән кызыксынуны тагын да арттыра.
Мәкаль-әйтемнәрнең яшь буынны, гомумән, халыкны, әхлакый тәрбияләүдә роле аеруча зур. Гадәттә, мәкальләрне аерым төркемнәргә бүлгәндә, хезмәт һәм ял, өй-йорт, каралты-кура, аеруча кешенең рухи сыйфатларына, холык-фигыленә, әдәп-әхлакка һ. б. караганнары аерым төркем итеп бирелә. Бу төр мәкальләр жанр составында шактый зур урын алып тора. X. Мәхмүтов, аларны кечерәк бүлекчәләргә бүлеп, һәркайсына аерым -кешенең әхлакый сыйфатларына караган исемнәр биреп бара. Әлеге мәкальләрнең беренче бүлекчәсе «Чын кеше булу, әдәп, оят, намус, дәрәҗә, җан, йөрәк, күңел, дәрт-дәрман, батырлык-куркаклык» дип атала. Бу бүлекчәгә 342 мәкаль урнаштырылган. Аерым мисалларга тукталыйк: «Ат җитмәс җиргә дан җитәр»; «Батырлык кыяфәттә түгел, йөрәктә»; «Тәвәккәл таш йотар» һ. б.
Әхлак мәсьәләләренә караган мәкальләрнең икенче бүлекчәсе «Акыл, аң, акыллылык һәм акылсызлык» дип атала һәм анда әнә шул исемгә тәңгәл мәкальләр китерелә: «Аз булса да, үз акылың булсын»; «Акылсызга әйткән сүз - агып киткән су кебек, акыллыга әйткән сүз — кулга кунган кош кебек».
Шул ук бүлектә «Юмарт -саран, канәгать - комсыз, җитез-акрын, тискәре, ваемсыз, астыртын, ялагай һ. б. » дип аталган бүлекчә дә бар: «Ашыксаң — соңга каласың», «Иркә кайда — җүләр шунда».
Бу төр мәкальләр арасында тагын тыйнак, мактанчык, яхшы һәм яман, рәхимле, юаш, усал кешеләр турындагыларын да күрсәтеп булыр иде. Әмма китерелгән мисаллардан җитди бер нәтиҗә ясап, шуны әйтергә мөмкин: әхлакый, рухи тәрбия чарасы буларак, мәкальләр җәмгыять тормышында элек-электән гаять зур роль уйнап килгәннәр. Бу вазифаларын алар бүген дә югалтмаган.
Әйләнә- тирәне саклауда, аңа сакчыл караш тәрбияләүдә әби-бабайларның тәҗрибәсен, үгет- нәсихәтен, тәрбия алымнары
Страницы: << < 3 | 4 | 5 | 6 | 7 > >>