кызыксыну уята. Дәресләрдә шулай ук проблемалы ситуацияләрдән файдалану да мөһим. Аларны куллануның кайбер алымнарын санап китик:тел һәм сөйләм материалын төрле күзаллаулардан чыгып аңлату; монолог яки диалог төзегәндә, ситуацияне конкретлаштыру: дөресләү, нигезләү максатыннан чыгып, сораулар кую; гамәли характердагы проблемалы биремнәрне үтәү, тел күренешләрен чагыштыру, һәм гомумиләштерү.
Татар телен чит тел буларак өйрәтүдә кулланыла торган инновацион технологияләр арасында проектлар методы аерым урын алып тора. Бу метод нигезендә эшләгәндә, укучылар актив рәвештә уйлау-фикерләү эшчәнлегенә тартылалар. Проектның нигезен проблемалы ситуация булдыру тәшкил итә. Аны чишү өчен, телне лингвистик күренеш буларак үзләштерү генә җитми, ә өйрәнелә торган предмет укучылардан җитди коммуникатив күнекмәләр һәм осталык таләп итә.
Татар телен чит тел буларак өйрәткәндә, түбәндәге проектларны кулланып була:
мәгълүмати (темага караган мәкальләрне җыю, аларны катнашучыларга тәкъдим итү, алар турында фикер алышу);
- рольле (проект эчтәлегеннән чыгып, укучылар рольләр алалар, бу аларга нәрсәдер әйтергә яки нәрсә турында булса да сорарга этәргеч бирә);
иҗади (кичә яки бәйрәм үткәрү өчен сценарий төзү, мәктәп яки күп тиражлы газета өчен мәкаләләр язу);
Мәктәп шартларында бу метод белән эшләү коммуникатив күнекмәләрне барлыкка китерә, татар теленә формаль якын килүне бетерә; предметара бәйләнешләрне тормышка ашырып, балаларның белемнәрен интеграцияли, танып белү эшчәнлеген арттыра, ижади күнекмәләрен үстерә.
Бу методика шәхескә юнәлтелгән, чөнки укытучы гадәти аралашуга якыная төшә, бу очракта татар теленә өйрәтү яңа технологияләр таләпләренә җавап бирә; балаларның акыл эшчәнлеге төрле яклап үсеш ала, чөнки проект методикасы мөстәкыйльлекне, инициативлык
Страницы: << < 2 | 3 | 4 | 5 | 6 > >>