Татар халык авыз иҗаты үрнәкләре һәм аларны өйрәнү максатлары һәм бурычлары

Страницы: <<  <  36 | 37 | 38 | 39 | 40  >  >>

/> Алтын – көмеш чыккан җирдән
Туган – үскән ил якын.
2) Мин мәкальнең яртысын әйтәм, сез дәвам итегез. Белмәгән мәкальләрне мәкальләр җыентыгыннан эзләп табыгыз.
Аз сөйлә . . . . ( күп эшлә ).
Акылны кешедән сора . . . . ( үзеңнекен тот ).
Бакча ясамый . . . . . ( алма булмый ).
Олыласаң олыны . . . ( олыларлар үзеңне ).
Гыйлемсез бер яши гыйлемле . . . . ( мең яши ).
Ана сөте белән кермәгәнне . . . . ( тана сөте белән кермәс ).
Ата – ананы тыңлаган адәм булган, тыңламаган - . . . . ( әрәм булган ).
Халык әйтсә . . . . ( хак әйтә ).
Әйткән сүз . . . ( аткан ук ).
Туры сүз . . . . ( таш яра ).
Сөйдергән дә тел . . . . ( биздергән дә тел ).
3) Кем күбрәк табышмак белә?
Өй башында ярты ипи. ( Ай ).
Бар бер үлән чокырда,
Аны таный сукыр да. ( Кычыткан ).
Көч түкмичә, бил бөкмичә,
Кулга керми бу нәрсә
Кулга керсә тиз ычкына,
Сизелми дә бу нәрсә. ( Акча ).
Биек тауның каршында,
Яшел бүрек башында. ( Нарат ).
Чыршыда бар, наратта юк,
Сылуда бар, Маратта юк. ( Ы хәрефе ).
4) Тапкыр җаваплы табышмаклар. Алар укучылырның уйлау дәрәҗәсен арттыра, сөйләмен матурайта, төрле чыганаклардан тапкыр җаваплы табышмаклар табып килергә әйтү дә татар халак авыз иҗаты үрнәкләрен рус баларына өйрәтүдә мөһим чыганак булып тора.
Кешегә җиде яшь тулгач, ул нишли?
Нинди сәгать тәүлеккә ике генә мәртәбә вакытны дөрес күрсәтә?
Бер кешенең алты улы, аларның һәрберсенең берәр сеңлесе булган. Бу кешенең ничә баласы булган?
Нинди сан уңнан укысаң да, сулдан укысаң да бер төрле укыла?
Һәр кеше аның турында хыяллана, аны кайдан эзләргә икәнен беркем дә белми.
Аны бары әкият кошы гына алып килә. ( Бәхет ).
Ул булмаса, шатлык та

Страницы: <<  <  36 | 37 | 38 | 39 | 40  >  >>
Рейтинг
Оцени!
Поделись конспектом: