күнекмәләрен үстерергә ярдәм итә. Рус телле укучыларның сөйләмен матурайта, баета. Татарча мәкаль һәм әйтемнәрне тәрҗемә итү, ике телдә дә аларны истә калдырырга ярдәм итә. Укытучы дәресләрдә төрле күнегүләрдән файдаланып, балаларның сөйләм телен үстерүгә үзеннән зур өлеш кертә.
3. 3. Тестлар. . .
Укучыларга татар телен өйрәтү, аларның татар теле буенча белем дәрәҗәсен тикшерү, вакыт үткән саен, бу өлкәгә нинди дә булса яңалык кертелүне таләп итә. Укытуда һәм укучыларның белемнәрен тикшерүдә шундый яңа алымнар, элек кулланылмаган технологияләрдән файдалану – барысы да бу фәнне укыту методикасын, укучыларның белем дәрәҗәсен камилләштерү өчен этәргеч була.
Укытучы өчен үзе укыткан укучыларның программа таләп иткән минимумны үзләштерү дәрәҗәсен тиз һәм оператив тикшереп бару кирәк. Хәзерге этапта, объектив тикшерүнең бер юнәлеше – тестлар.
Тестларны, уку елы дәвамында, өлешләп тә - һәр чиректә, беренче һәм икенче яртыеллыкта, аерым темалар буенча да үткәрергә мөмкин.
1. Мәкальнең дәвамын табыгыз.
а) Эше барның . . . .
1) әнисе бар; 2) китабы бар; 3) ашы бар. ()
б) Белеме бар. . . .
1) берне егар; 2) меңне егар; () 3) бишне егар.
2. Кайсы мәкальдә хата бар?
1) Бүредән курыксаң урманга барма.
2) Йомырка тавыкны өйрәтми.
3) Батыр ярасыз була. ()
1) Кем эшләми шул ашамый.
2) Бүгенге эшне иртәгә калдыр. ()
3) Башлаган эшне ташлама.
3. Мәкальнең дәвамын табыгыз.
а) Җиде кат үлчә, . . . .
1) кешедән сора; 2) күп эшлә; 3) бер кат кис. ()
б) Үзеңне үзең мактама, . . . .
1) ахырын уйла; 2) кеше сине мактасын; () 3) иртәгә калдырма;
в) Акча тарат, белем . . . .
1) сөйлә; 2) бир; 3) җый. ()
г) Белемле кеше . . . .
1) калмас; 2) югалмас; () 3) тыңламас.
4. Табы
Страницы: << < 38 | 39 | 40 | 41 | 42 > >>