Менә шул турыда яз ! (Тизәйткеч) .
Күпме йөрсәк тә җәен, каптыралмадык җәен, җәен эләкмәсә җәен, язын табарсыз җаен . (Тизәйткеч).
Карама карга
Кара каргага.
Кара карга
Кунган ак карга.
2) Мәкальләрне дәвам итеп языгыз.
Башлаган эшне. . . .
а) тотынма ; б) тыңлама; в)ташлама.
Ашыккан ашка . . .
а)ирешкән; б) пешкән; в) җиткән.
3) Антонимнар кергән 5 мәкаль уйлап әйтегез.
4) Тапкырга табышмак уены.
а) Дүрт киленгә бер шәл. ( Өстәл ).
б) Атасы малаен күтәргән,
Малае эшләпәсен күтәргән. ( Лампа ).
в) Башы тимер, койрыгы сүз. ( Инә, җеп ).
г) Багана яна, күмере көле юк. ( Шәм ).
5) Бу өзекләр кем әсәреннән һәм нинди әсәрләрдән?
а). . . Очы-кырые күренмәгән болын уртасында зур бер күл булган. Тирәләре аның яшел кыяклар, шаулап торган камышлар белән капланган икән . . . .
(А. Алиш. Каз белән Аккош. 4 сыйныф).
б). . . Әби аларны ашатырга тотынса: Җимне миңа әзрәк бирдең,Ник минем өлешемә кердең! дип кычкырыша башлыйлар икән. . . .
(А. Алиш. Чукмар белән Тукмар. 4 сыйныф )
в). . . Китте болар. Бара,һаман бара, бара,
Күренмидер күзләренә ак һәм кара,
Бара болар. Күпме баргач алла белә,
Юл өстендә үлгән бүре башын таба.
(Г. Тукай. Кәҗә белән сарык. 4 сыйныф)
г). . . . . . . Ул көн буе авызы белән балчык ташый,
Балчык белән матур итеп оя ясый. . . .
(Г. Тукай. Карлыгач. 4 сыйныф )
Шигырьләр генә түгел, туган җиргә багышланган мәкаль һәм әйтемнәр бар. Алар укучыларның сөйләмен матурайтырга, баетырга ярдәм итәләр. Укытучы алардан файдаланырга тиеш.
1) Мәкальләрне кулланып диалог төзегез.
Туган илем – алтын бишек.
Алтын оям – үз җирем, дип әйтер ди сандугач.
Туган илем – туган өем.
Туган илдән туйган юк.
Страницы: << < 35 | 36 | 37 | 38 | 39 > >>