юан меңне . . . . ( егар ).
Без капчыкта . . . ( ятмый ).
Ялган сөйләсәң - . . . . , дөресен сөйләсәң . . . ( тотылырсың, котылырсың ).
Кешеләр белән аралашканда һәрвакыт йөзең мөлаем, сөйләгән сүзләрең мәгънәле булсын. Һәр кеше тәмле телле булырга, ачык һәм аңлаешлы итеп сөйләшә һәм сөйләүчене тыңлый белергә тиеш. Сүз, тел турында әйтелгән бик күп татар халык мәкале бар. Алар аз сүзле булса да, тирән мәгънәле, үгет-нәсыйхәтле, зур тәрбияви көчкә ия. Бу хакта дөнья халыкларының да әйткән сүзләре белән танышып узыйк.
Яхшы сүз йорт салып бирсә, яман сүз аны ишә. ( Грузин халык мәкале).
Яхшы сүздән җан эри. ( Каракалпак).
Яхшы сүздән таш та йомшара. ( Дагстан).
Яхшы сүз – чәчәк, яман сүз - чәнечке. ( Төркмәнстан ).
Яхшы сүз әйтсәң, елан өеннән чыга,
Яман сүз әйтсәң, кылыч кыныннан чыга. ( Уйгур).
Яхшы сүз тезгенле дә, иярле дә була. ( Якут ).
Яхшы сүз – күңел ачкычы. ( Серб).
Җирне агымсу боза, ә кешене яман сүз. ( Таҗик).
Явыз кешенең яман сүзе уттай каты пешерә. ( Чукча).
Йомшак итеп әйтсәң, тимер ишек тә ачыла. ( Төрек) һ. б.
Китерелгән мисаллардан күренгәнчә, укытучы халык авыз иҗаты үрнәкләре аша балаларның фонетик, лексик, грамматик белемнәрен камилләштерә ала. Рус телле балаларга бу төрдәге мисалларны тәкдим итеп, укытучы татар халык авыз иҗатын үстерүгә бик зур өлеш кертә, татар теленә карата мәхәббәт уята, әдәпле, тәрбияле булырга чакыра.
3. 2. Сөйләм күнегүләре.
Балаларны башлангыч сыйныфта ук матур сөйләргә өйрәтү мөһим . Җөмлә төзеп, сәнгатьле сөйләүдә, кирәкле җиргә мәкаль - әйтемнәр куеп, хикәяләр сөйләтү мөһим. Аның өчен түбәндәге биремнәрне кулланылырга мөмкин.
1) Тизәйткечләрне дөрес әйтегез һәм кабатлагыз.
Хәзер инде утыр, яз. Күрәсеңме яз?
Страницы: << < 34 | 35 | 36 | 37 | 38 > >>