Татар халык авыз иҗаты үрнәкләре һәм аларны өйрәнү максатлары һәм бурычлары

Страницы: <<  <  30 | 31 | 32 | 33 | 34  >  >>

Зурлый белсәң,
Саный-саный Зурлар
Сарыгына Зурлар.
Салам сала Зурлаганны
Саран гына Зурлый
Сарыгына Зурлар.
Саламны да
Санап сала.
Шул рәвешле башка тизәйткечләрне дә кулланып була. Мәсәлән:
Мич башында биш мәче,
Биш мәченең биш башы,
Биш мәченең биш башына,
Ишелмәсен мич ташы.
Грамматик күнекмәләрне үстерү өчен биремнәр:
1) Мәкальләрне укыгыз, сыйфатларны аерып әйтегез.
Ике нәрсәнең кадере кулдан киткәч беленер; байлык белән саулык.
Туган телем –үз телем, кая барсам-үз көнем.
Сөйләгән һәрбер сүзгә ышанма.
Һичкем үз гаебен күрмәс.
Һәркемне үз аршының белән үлчәмә.
Күп укыган ни белә, күпне күргән шул белә.
Мәкальдә Һәркемгә өлеш бар.
Һәрнәрсәнең чиге бар, акылның чиге юк.
Һәркемнең үз акылы үзенә.
Һичкемне үзеңнән түбән куйма.
2) Саннар кергән бишәр мәкаль һәм табышмак языгыз.
3) Мәкальләрне укыгыз. Ия белән хәбәрләрне табыгыз, аларның нинди сүз төркеме белән белдерелүен әйтегез.
Җәяүле атлыга юл бирер.
Дус үләр, дуслык үлмәс.
Икәү көрәшсә берәү егар.
Куркак тереләй үләр.
Тел-байлык.
Ана теле бер булыр.
Вактан эре җыела.
Лексик күнекмәләрне ныгыту өчен күнегүләр.
1) Антонимнарын табып, мәгънәләрен һәм куллану максатларын аңлатыгыз.
Бер кыенның мең рәхәте бар. ( Мәкаль ).
Байның малы йөрер, ярлының җаны йөрер . (Мәкаль).
Галим кеше үлсә дә терек, надан кеше тере булса да үлек . ( Мәкаль ).
Үз илең – гөлстан, кеше иле-гурстан. ( Мәкаль ).
2) Антонимия күренешенә нигезләнеп төзелгән мәкальләрнең, табышмакларның дәвамын языгыз.
Яхшы тел - яз кебек, . . . . . . . . . .
Талымсызга тәмсез юк, . . . . . .
Картлар сүзен капчыкка сал, . . . . . .

Страницы: <<  <  30 | 31 | 32 | 33 | 34  >  >>
Рейтинг
Оцени!
Поделись конспектом: