— кыш күрке.
Ә менә сабан сөрүне сурәтләгән бер табышмак:
1) Ай астыннан кайткан,
Алтын курай тарткан;
Көн астыннан кайткан,
Көмеш курай тарткан. (сабан сөрү).
2) Патша түгелмен,
Таҗым бар.
Кешеләргә бирер назым бар. ( Чәчәк ).
3) Әллә юри котыртмакчы,
Әллә инде тоттырмакчы,
Булмаса да бер дә көче
Өргән була безгә. . . . ( Көчек, кечкенә эт баласы ).
Жанр үрнәкләрендә кулланыла торган әдәби - эстетик, художество алымнарына нигезләнеп, табышмакларны гадәттә өч төркемгә бүләләр: метафорик, сорау һәм арифметик табышмаклар. Метафорик табышмакларда кулланыла торган тагын бер шигъри алым – чагыштыру. Бу очракта гадәттә бер күренеш яки төшенчә икенчесе белән чагыштырыла. Мәсәлән, тутый кош түбәндәге чагыштырулар «артына яшеренә»:
Үзе яшел чирәмдәй,
Койрыгы чиккән келәмдәй,
Чук-чуклы калфак кигән,
Безгә ерактан килгән. ( Тутый кош ).
Табышмакларда метафора ярдәмендә берәр әйбернең яки күренешнең сурәтен ясауның тагын бер юлы — метонимия. Метонимия кулланылганда әйбер яки күренеш ниндидер эчке бәйләнеше булган икенче бер сүз белән атала. Мәсәлән, «Тишек тимергә каен үскән» дигәндә, тишек тимер — балта (тимердән эшләнгән); каен — балта сабы.
Табышмакларның өченче төре арифметик табышмаклар яки «табышмак-мәсьәләләр» дип атала. Бу төр әсәрләрнең дә төп үзенчәлеге - алар шактый зур күләмле булулары белән мәзәкләргә якын торалар. Мәсәлән, Агачка унике карга кунган. Аучы килеп икесен аткан. Агачта ничә карга калган? Җавабы: берәү дә калмаган. Икесе егылып төшкән, башкалары очып киткән».
Бу төр табышмакларда төрле саннар күп кулланыла. Әлеге үзенчәлек шигырь формасындагы табышмакларда да саклана. Мәсәлән, йөз саны анда түбәндәгечә билгеләнә:
Ике сигез — уналты,
Янә сигез, янә а
Страницы: << < 19 | 20 | 21 | 22 | 23 > >>