Татар халык авыз иҗаты үрнәкләре һәм аларны өйрәнү максатлары һәм бурычлары

Страницы: <<  <  18 | 19 | 20 | 21 | 22  >  >>

ын сынау өчен генә дә күп төрле сынамышларга мөрәҗәгать итеп була. Мәсәлән, күк җисемнәре, табигать күренешләре турында: «Ай киртәләнсә, тиздән буран булыр»; «Йолдыз атылса, җил булыр». Үләннәр, куаклар, агачлар: «Суган кабыгы калын булса, кыш салкын булыр»; «Балан чәчәк атканда, балык сикерә». Хайваннар, кошлар, бөҗәкләр турында: «Аккош иртә килсә, яз начар булыр, озак торыр»; «Бүген мәче тырнаша: буран булыр».
Соңгы вакытта балалар арасында киң таралган афористик жанрларның тагын бер үзенчәлекле төре — санамышлар. Әмма жанрның бөтен хикмәте дә шунда: балалар ул текстларны тулысынча яттан беләләр. Санамышлар уен вакытында көтүчене, төп персонажны ачыкларга ярдәм итәләр:
Бер, ике, өч,
Сиңа көч,
Син моннан күч!
Санамышларның үзләренә генә хас сыйфатларына тукталып, Р. Ягъфәров болай дип яза: «Санамышларда «сәер» сүзләрнең күп булуын балалар фольклорын тикшерүчеләр жанрның борынгылыгыннан чыгып аңлаталар. Инглиз галимнәре күп халыкларның фольклор материалларын өйрәнү нигезендә, санамышлар кешелек дөньясының санарга өйрәнү стадиясен чагылдыра дигән нәтиҗәгә киләләр. Хәзерге тикшеренүчеләр исә аларның килеп чыгышын борынгы кешеләрнең «бәхетле» һәм «бәхетсез» саннарга ышануларыннан килеп чыккан дигән карашта торалар». Тышкы күренешләре һәм кайбер шигъри үзенчәлекләре ягыннан табышмаклар мәкальләргә шактый якын торалар: мәкальләрдәге кебек үк, табышмакларның да күләме зур түгел (шигъри юллар бер, ике, өчтән, еш кына дүрттән артмый, сирәк кенә тагын да күбрәк була). Мәкальләр кебек үк, табышмаклар да еш кына ике, өч, дүрт юллы шигырь формасында төзелә. Башта мәкальләрдән бер - ике мисал китерик:
Һәркем үз юлында:
сатучы хисап сөйли,
укытучы китап сөйли.
Яшел төс — яз күрке,
сары төс — көз күрке,
ал да гөл — җәй күрке,
ак төс

Страницы: <<  <  18 | 19 | 20 | 21 | 22  >  >>
Рейтинг
Оцени!
Поделись конспектом: