н эзләмә, . . . ( белемнән эзлә).
3) Дөньяда иң зур байлык - . . . . (белем).
Мәкаль ул-кешеләрнең хәтерендә әзер җөмлә рәвешендә саклана торган тотрыклы фраза. Шуңа күрә, текстын төрлечә үзгәртеп, кулланыш сферасын алмаштырып, гомумән, төрлечә боргалап - бормалап әйткәндә дә, мәкаль безнең күңелдә тулы формасында саклана.
Мәкальләрне билгеләгәндә, без аның тормыш, көнкүреш сынаулары белән тыгыз бәйләнештә икәнен әйткән идек. Ләкин халыкта көн, һава үзгәрешләре, елның ничек килүе һәм башка шуның кебекләр турында алдан сынап әйтү бар: Эт аунаса, буран була; -Көн аязга батса, иртән аяз була кебекләр. Болар, шул мисаллардан ук күренгәнчә, нинди дә булса бер күренеш буенча табигатьтәге үзгәрешләрнең ничек буласын алдан сынау була.
Нәкый Исәнбәт томнарында киң чагылыш тапкан афористик иҗатның нәүбәттәге төре — сынамышлар. Мәкальләрдән, әйтемнәрдән соң, өченче урында сынамышлар тора. Димәк, халык арасында да алар киң таралган. Сынамышлар һәрвакыт диярлек авыл кешесенең көндәлек эшләре, көнкүреше, ахыр чиктә аның ач йә тук булуы белән бәйләнгән. Сынамышның төп максаты, вазифасы - киләчәкне хәбәр итү: һава торышы ничек булачак, игеннәр уңачакмы, уңса — кайсылары һәм ничек уңачак кебек сорауларга җавап бирү. Сынамышларга хас алдан күрүчәнлек нәрсәгә нигезләнә соң? Башлыча, халыкның гасырлардан килгән көндәлек тәҗрибәсенә: атмосферадагы төрле күренешләр, кояшның ни рәвешле калкуы һәм батуы, хайваннарның, кош-кортларның үз-үзләрен тотышы һәм башка бик күп галәмәтләрне күзәтүләрдән чыгып, алар үзләренең нәтиҗәләрен ясый. Мәсәлән: ««Йолдыз тирәсендә кара алка булса, яңгыр булыр»; Кар барында күк күкрәсә, ашлык булмас»; «Сукыр тычкан юлга чыкса, тез тиңентен кар явар» һ. б. Сынамышларны аерым төркемнәргә бүлеп тә өйрәнергә мөмкин. Әйтик, һава торышы ничек булас
Страницы: << < 17 | 18 | 19 | 20 | 21 > >>