Татар халык авыз иҗаты үрнәкләре һәм аларны өйрәнү максатлары һәм бурычлары

Страницы: <<  <  16 | 17 | 18 | 19 | 20  >  >>

уйнау да уңай нәтиҗәләргә китерә.
1 нче сыйныфта укучылар аваз белән хәрефне аерырга өйрәнәләр; сүз басымы һәм исем, сыйфат, фигыль кебек сүз төркемнәре турында башлангыч мәгълүмат алалар.
Мин мәкальләр әйтәм, сез ахырын әйтегез. Һәр мәкальдән сабак алып, күңелдә беркетегез. Бу мәкальләр туган тел, хезмәт турында.
1) Теле барның - . . . . . ( иле бар ).
2) Кем эшләми - . . . . . ( шул ашамый ).
3) Эше барның - . . . . . ( ашы бар ).
4) Бит күрке күз - . . . . ( тел күрке сүз ).
5) Үз илем - . . . . . ( алтын бишек ).
6) Теле татлының - . . . . ( дусты күп ).
2 нче сыйныфта авазлар һәм хәрефләр турындагы мәгълүмат тагын да тулыландырыла. Сөйләм телен үстерү, сүз байлыгын арттыру төрле язма эшләр үтәгән вакытта да алып барыла.
Табышмак әйтәм – җавабын тап уены балаларның сөйләм телен үстерергә ярдәм итә.
1) Ике туган:
Берсе ак булган,
Берсе кара булган. ( Көн, төн ).
2) Юл тулы борчак сипте.
Җыючы юк – эреп бетте. ( Боз ).
3) Чәйгә бик татлы,
Майга иптәш,
Аңа юк тиңдәш. ( Бал ).
4) Аягы юк - китәр,
Җибәргән җиргә җитәр,
Кушкан йомышны үтәр. ( Хат ).
Сөйләм телен үстерүгә уку дәресләрендә дә игътибар бирелә. Татар теле дәресләрендә укытучының халык авыз иҗаты үрнәкләреннән файдалануы да, аерым алганда, табышмаклар, мәкаль-әйтемнәр, санамышлар ятлау, аларны дәфтәрләргә дөрес һәм матур итеп язып кую да балаларны татарча аңлаешлы, әдәби нормаларга туры килердәй итеп сөйләргә өйрәтүдә зур әһәмияткә ия булып тора. Бу уңайдан милли- төбәк компонентына караган материалларны активрак кулланырга кирәк. Моның өчен түбәндәге күнегүләрдән файдаланырга кирәк.
Мәкальләрне дәвам итеп языгыз.
1) Көчле кеше берне егар, . . . ( белемле кеше меңне егар).
2) Бәхетне юлда

Страницы: <<  <  16 | 17 | 18 | 19 | 20  >  >>
Рейтинг
Оцени!
Поделись конспектом: