әрнең тәрбияви яктан әһәмияте гаять зур. Мондый сочинениеләр язганда, укучы үзенең тәртибен, холык-фигылен тәнкыйть күзлегеннән чыгып бәяләргә өйрәнә. Зур сыйныфларда һөнәр темасына багышланган хикәяләр яздыру бик файдалы. Дөнья малы бетәргә мөмкин, ә һөнәр - мәңгелек хәзинә. Халкыбыз һөнәр турында бик күп мәкальләр иҗат иткән. Мәсәлән:
1)Егет кешегә җитмеш төрле һөнәр дә аз.
2) Һөнәрле үлмәс, һөнәрсез көн күрмәс.
3) Эш сөйгәнне ил сөяр.
Кешенең акыл тәрбиясен дә карап китик. Әйе, кешенең кемлеге аның тышкы кыяфәтенә, озынлыгына, кыскалыгына карап билгеләнми, бәлки аның акылына, кылган гамәлләренә карап билгеләнә.
Кешенең акылы яшеннән тормый. Акылның бәясе, тәрбиянең чиге булмый кебек мәкальләрдә халкыбызның акыл байлыгы чагыла.
- Акыллы буласың килсә, акыллы сораулар бирә, игътибар белән тыңлый, тыныч җавап бирә һәм, башкача әйтер сүзең булмаса, тик тора белергә өйрәнергә кирәк, - дигән Швецариянең акыл иясе Иоганн Лафатер.
Нәтиҗә ясап, шуны әйтергә кирәк: рус телле укучыларга татар халык авыз иҗаты үрнәкләрен өйрәтү бик мөһим. Бу аларның сөйләмен баета, җанландыра. Рус телле балаларга татар сынамышларын, санамышларын, тизәйткечләрен, мәкальләрен өйрәтү аша аларның фонетик, лексик, грамматик күнекмәләрен ныгытырга ирешү мөмкин.
Икенче бүлек. Халык авыз иҗаты берәмлекләрен өйрәнү системасы.
2. 1. Башлангыч белем бирү мәктәбендә мәкальләрне, сынамышларны, табышмакларны, санамышларны үзләштерү күнегүләре.
Татарча матур әдәбият әсәрләрен, халык авыз иҗаты үрнәкләрен һ. б. кычкырып сәнгәтьле уку 1 нче сыйныфта татар телендә авазлар һәм хәрефләрне өйрәнгәч үк башлана һәм югары сыйныфларда да дәвам итә.
1 нче сыйныфта әйтелешнең үзенчәлекләрен балаларга күрсәтүдә техник чаралардан файдалану, дәресләрдә төрле уеннар
Страницы: << < 15 | 16 | 17 | 18 | 19 > >>