н түбәндәге мәкальләр тагын бер кат дәлилли:
1) Акыллы авыр эштә ашыкмый.
2) Наданга сүз сөйләү ташка борчак бәрү белән бер.
3) Сабырсызга дәүләт кунмый мәкалендәге исемләшкән сыйфатлар исә тәмамлык функциясендә килгән. Бу кыскарту исә рус телле балаларга татар мәкальләрен аңлауга җиңеллек тудыра. Кыска мәкальне рус теленә тәрҗемә итеп күрсәтү дә җиңел була.
Мәкаль - җанлы сөйләм элементы. Халыкның тормыш тәҗрибәсе, дөньяга карашы, тирән акылы, гореф-гадәте, әхлак нормалары, бигрәк тә аның җор сүзләре, афоризмнар мирасында, шул исәптән, мәкальләрдә тулы чагыла. Мәкаль дип телдән телгә күчеп йөрүче, халыкның зур тормыш тәҗрибәсен чагылдырган дидактик эчтәлекле, кыска һәм образлы сөйләм берәмлекләренә әйтәләр.
Татар халык авыз иҗатында мәкальләр шактый зур урын алган, тормышта нык таралган һәм киң файдаланыла торган жанр булып исәпләнә. Тәмамланган тирән фикернең образлы һәм тапкыр итеп бирелүе мәкальләрне гаять үтемле жанрга әйләндергән, көндәлек сөйләм процессында киң кулланудан тыш, алар язма әдәбият әсәрләре тукымасына да нык кереп үрелгәннәр.
Мәкальләрдә төп максат - фикер әйтү. Тирән мәгънәле фикерне башкаларга аңлаешлы итеп җиткерү өчен мәкальләрне төзегәндә, халык төрле поэтик чаралардан файдалана. Аларда әдәби алымнар буларак чагыштыру, читләтеп әйтү, охшатулар еш очрый, рифма һәм ритм бик оста кулланыла. Шигъри образлылыкны көчәйтү, әйтергә теләгән фикерне басым ясап әйтү өчен, кайбер мәкальләрдә аерым сүзләрне кабатлау алымы да бик уңышлы файдаланыла. Мәсәлән, Туры сүз таш яра, ялган сүз баш яра һ. б. Мәкальләр буенча мәктәптә яки өйдә кечкенә күнекмәләр яздыру да әйбәт нәтиҗәләр бирә. Балалар, мәкальләрне файдаланып, үзләренең, иптәшләренең җитешсезлекләре, яхшы яклары, матур эшләре турында бик теләп язалар.
Мондый төр эшл
Страницы: << < 14 | 15 | 16 | 17 | 18 > >>