т; судан курыккан - тагаракка төшеп үлгән - кто воды испугался, тот в корыте утонул һ. б.
Татар мәкальләре теркәгечсез төзелә, ә рус мәкальләрендә кайбер теркәгечләр актив кулланыла. Шуңа күрә, рус мәкальләре өчен хас теркәгечләрне тәрҗемәдә дә уңышлы файдаланып була. Мәсәлән, бәхет күктә булмый, кулда була – ( счастье - не в небесах , а в руках ) ; дуслык ашаганда беленми, эшләгәндә беленә - ( дружба познается не за обедом, а за делом ) һ. б. Мәкаль тәрҗемәдә дә мәкаль булуга, афоризм икенче телдә дә бар көченә яңгырауга ирешү мөһим. Татар мәкальләрен икенче телдә дә яратып куллансыннар.
Халыкның гасырдан - гасырга күчә барган тормыш тәҗрибәсе, акыллы фикерләре, зирәклеге, кыска, әмма төгәл формалы халык авыз иҗаты әсәрләрендә - мәкальләрдә ачык чагылыш таба, чөнки мәкаль күп заманнар буе кулланылышта булып, нык шомартылган асыл таш шикелле эшкәртелгән, чарланган хөкем яки фикердән гыйбарәт.
Халыкның тормыш , хезмәт тәҗрибәсе нигезендә иҗат ителгән әлеге әсәрләрдә әйтелергә тиешле уй - фикерне аңлату өчен кирәкле тел чаралары оста һәм уңышлы сайланып алынганнар һәм , билгеле бер поэтик формаларга салынып, төрле аваз бизәкләре, грамматик формалар һәм ритмика ярдәмендә, мәкальне синтаксик һәм мәгънә ягыннан тәмам төгәлләнгән югары сәнгать дәрәҗәсенә күтәргәннәр.
Мондый вазифаларны үтәүдә телнең барлык лексик берәмлекләре дә катнаша. Мәкальләрнең жанр табигате исә һәрвакыт кыскалыкка, төгәллеккә омтылуны таләп итә, шунлыктан мәкальләрдә исемләшкән сыйфатлар бик актив кулланылалар. Н. Исәнбәт бу хакта: Мәкаль хикмәт һәм үрнәк мисал буларак, телдә әйтелеп, хәтердә саклану өчен булганга, ул моны иң кыска, ипле һәм үлчәмле сөйләм юлы белән ирешә, - дип белдерә һәм мәкальләрдә йолага кергән ияләрне аергыч хисабына кыскаруын әйтә. Әлеге сүзләрнең хаклыгы
Страницы: << < 13 | 14 | 15 | 16 | 17 > >>