Татар халык авыз иҗаты үрнәкләре һәм аларны өйрәнү максатлары һәм бурычлары

Страницы: <<  <  12 | 13 | 14 | 15 | 16  >  >>

аерылмыш сүз төшереп калдырылган очракларда да аналогик хәл килеп туарга мөмкин, тик монда инде без үзгәрәк күренеш белән очрашабыз. Мәсәлән, не имеющий работы не имеет и еды тәрҗемәсе эше юкның ашы юк мәкаленең логик эчтәлеген төгәл һәм тулысынча бирә.
Ләкин бу очракта инде безнең мәкалебез тәрҗемәдә мәкаль булуда туктый,
чөнки аның афористик яңгырашы, ягъни төп асылы юкка чыга: мәкальнең кыскалыгы үзе дә сөйләмгә сәнгатьлелек бирүнең бер чарасына керә, ә имеющий тибындагы сүзләр исә моңа ачыктан - ачык каршы киләләр. Гомумән, тәрҗемәдә мәкаль стиле сакланырга тиеш. Җанлы сөйләү теленә хас булмаган озын, авыр әйтелешле, китап теленә хас сүзләр, причастие һәм деепричастие формалары, бигрәк тә аларның аерымланган җәенке тезмәләре, мәкальгә ят нәрсәләр. Дөрес, күп кенә җыентыклар әле бер халыкның афористик фикерләрен икенче халыкка җиткерүне генә күздә тоталар, ягъни мәкальләргә тик танып – белү, хәбәрдарлык, информация объекты итеп кенә карыйлар. ( Мондый тәрҗемә турында хәзер ирония белән ознакомительный перевод диләр. ) Мәсәлән, Ю. Брегель җыентыгының сүз башында бу хакта турыдан - туры әйтелә. Ләкин мондый максат, гәрчә аның кирәклеге бәхәссез булса да, мәкальнең мәкальлеген, аның сүз күрке булуын, сөйләмгә сәнгатьлелек бирү чарасы икәнлеген исәпкә алмау булып чыга. Не имеющий работы не имеет и еды кебек тәрҗемәләр, информация максаты күзлегеннән генә караганда дөрес булсалар да, мәкаль стиле өчен ярамыйлар. У кого нет работы, тому нечего и есть формасы оригиналга күпкә якынрак тора. Димәк, оригиналда төшереп калдырылган аерылмыш сүзне дә тәрҗемәдә торгызып, алмашлык белән бирү уңышлырак була. Мондый тәрҗемә -ган формалы үзләре булган мәкальләргә хас: утызында ук атмаган - кырыгында кылыч чапмас - кто в тридцать стрелы не пускал, тот и в сорок мечом не удари

Страницы: <<  <  12 | 13 | 14 | 15 | 16  >  >>
Рейтинг
Оцени!
Поделись конспектом: