Татар халык авыз иҗаты үрнәкләре һәм аларны өйрәнү максатлары һәм бурычлары

Страницы: <<  <  11 | 12 | 13 | 14 | 15  >  >>

рҗемәнең уңышлырак чыгуы мөмкин.
Мәкальне куллануның төп максаты - нинди дә булса бер хәбәр, информация бирү түгел, бәлки сөйләмне сәнгатьлерәк итү. Мәкаль текстындагы сүзләрне дә без терминнар дип түгел, бәлки әлеге шул сәнгатьләү максатын күздә тотып файдаланылган образлар дип карыйбыз .
Шуңа күрә, мондагы специфик милли төшенчә исемнәрен тәрҗемә иткәндә, гадәттәге тәрҗемә принциплары ярамый .
Тулаем метафора яки аллегория формасында төзелгән мәкаль, берәр җыентыкта тәрҗемәләнеп урнаштырылганда, икенче тел вәкилләре өчен аңлашылып бетмәскә мөмкин. Мондый очракларда аңа, гадәттә, җәя эчендә аңлатма бирелә. Мәсәлән, Брегель җыентыгында: дерево сгибается ещё пру- тиком ( т. е. учи детей с раннего возраста ) һ. б.
Мәкальләрдәге стилистик чараларга килгәндә, монда иң элек төрле кыскарту - төшереп калдыруларга игътибар итәргә кирәк ( мәкальләр өчен мондый кыскартулар бик хас ). Сөйләмдә әзер килеш, хәтердән алып кына кулланыла торган җөмлә булганлыктан, мәкальнең кыскартылган сүзләре дә безнең хәтердә гадәттә тулысынча саклана. Икенче тел вәкилләре хакында исә болай дип булмый. Дөрес, кайбер очракларда мондый кыскартулар тәрҗемәдә дә җиңел бирелергә мөмкин, мәсәлән: укыган - түргә таба, укымаган - гүргә таба; ученый - к почету, неученый - к могиле һ. б. Ләкин арысланның - ялы, ирнең - сакал-мыегы мәкален бу рәвешле тәрҗемә итсәк, ялгышлык эшләгән булабыз, чөнки у льва- грива, у мужчины- усы и борода дигән бу тәрҗемә арысланның ялы бар, ирнең сакал - мыегы бар булып чыга. Оригинал исә арыслан һәм ирдә ул сыйфатларның барлыгы-юклыгы турында түгел, бәлки аларның үз ияләрен бизәве турында сөйли. Шуңа күрә бу мәкальне льва красит грива, а мужчину - усы и борода дип, ягъни кыскартылган грамматик хәбәрне торгызып тәрҗемәләргә туры килә. Оригиналда грамматик

Страницы: <<  <  11 | 12 | 13 | 14 | 15  >  >>
Рейтинг
Оцени!
Поделись конспектом: