ция максаты белән оригиналь әдәбиятта да кулланыла.
Мәкальләрне текст эчендә тәрҗемә иткәндә, югарыда искә алынган алымнарның барлык төрләре дә файдаланыла, ләкин бу очракның специфик үзенчәлекләре дә бар.
Беренчедән, мәкальнең бөтен мәгънә тулылыгы һәм стилистик мөмкинлекләре тик җанлы сөйләмдә, контекстта гына ачылып бетә ала.
Мәкаль үзенең конкрет мәгънәсен сөйләмдә таба, ди Н. Исәнбәт. Шулай булгач, мәкальнең тәрҗемәдәге барлык формалары да тик контекстта гына тулысынча конкретлаша алалар.
Икенчедән, мәкальләрнең төрле типтагы күп вариантлары булырга мөмкин. Соңгылары гомумтел күләмендәге һәм контекстуаль вариантларга аерылалар. Мәсәлән, егет сүзе бер булыр; егет ике сөйләмәс; егет кеше ике әйтмәс мәкальләре өчесе дә гомумтел вариантлары, ягъни җыентыкларда теркәлгәннәр һәм сөйләмдә дә актив кулланылалар. Җыентык һәм сүзлек өчен бу вариантларның беренчесен алу бик җитә, ләкин контекст өчен бу гына җитми. Контекстның үз вариантларын да өстәсәң, бу очракта бик күп тәрҗемә формалары бирергә кирәклеге ачык күренә. Ашаган җиренә мал да кайта мәкалендәге мал сүзе сыер, ат, эт сүзләре белән алмаштырып әйтелергә мөмкин, һәм контекст барлык бу вариантлар өчен дә махсус тәрҗемә таләп итә. Контекстуаль вариантлар арасында төрле диалекталь, искергән, профессиональ, жаргон яки тик индивидуаль вариантлар гына да булырга мөмкин. Мәсәлән, киң таралган майлы ботка да туйдыра мәкале республикабызның көньяк-көнчыгыш районнарында да йөри. Төп вариантны и каша с маслом приедается дип биргәндә, диалекталь вариантларның беренчесен и жирный суп приедается дип тәрҗемә итәргә туры килә.
Шуңа күрә, әйтелеше руслар өчен уңайсызрак яки грамматик формасы рус теле өчен ятышсызрак булган Гали, Вәли кебек исемнәрне Ахмет һ. б. шундый исемнәр белән алмаштырып биргәндә тә
Страницы: << < 10 | 11 | 12 | 13 | 14 > >>