РУС ТЕЛЛЕ БАЛАЛАРНЫҢ ТАТАР ТЕЛЕ ДӘРЕСЛӘРЕНДӘ
БӘЙЛӘНЕШЛЕ СӨЙЛӘМ ТЕЛЕН ҺӘМ ИҖАДИ СӘЛӘТЛӘРЕН ҮСТЕРҮ БУЕНЧА КҮНЕГҮ ТӨРЛӘРЕ
Сәфәрова Ләйсән Фирдинат кызы, Казан шәһәре Совет районы
22 нче урта мәктәбенең I квалификацион категорияле укытучысы
Тел - кешеләрнең бер-берсе белән аралаша торган иң әһәмиятле чарасы, фикерләү коралы. Без менә шул корал белән оста эш итә беләбезме? Кызганычка каршы, һәрвакытта да алай булмый. Кайбер кешеләрнең сөйләвен тыңлау яки язганын уку күңелсез була. Мәктәптә укучының гомуми үсеше, барлык уку предметы буенча өлгереше, грамоталылыгы аның үз фикерләрен ни дәрәҗәдә эчтәлекле, логик эзлекле, ачык һәм дөрес итеп белдерә алу сәләтенә бәйле. Бүгенге көндә татар теле мәктәпләрдә, югары уку йортларында укытылып килә. Татар телен рус балаларына укытканда бәйләнешле сөйләм телен үстерү - телгә өйрәтүнең төп мәсьәләләренең берсе булып тора.
Телгә өйрәтү -ул тел турында кагыйдәләр өйрәнү генә түгел. Телгә өйрәтү сөйләм эшчәнлегенең һәрбер төренә - тыңлап аңлауга, укырга, язарга өйрәтүне күз алдында тота. Билгеле булганча, рус балалары өчен татар теле икенче тел, чит тел. Ә икенче телгә өйрәтү-катлаулы һәм үзенчәлекле эш. Рус телендә сөйләшүче укучыларга татар телен укытуның төп максаты- коммуникатив компетенция (аралашу осталыгы ) булдыру, телне аралашу чарасы буларак үзләштерүне тәэмин итү, көндәлек тормышта, полиэтник җәмгыятьтә үзара аңлашу һәм хезмәттәшлек итү күнекмәләрен формалаштыру. Татар телен дәүләт теле буларак укыту укучыларны рухи һәм әхлакый яктан тәрбияләү, аларның аралашу культурасын формалаштыру чарасы, башка халыкларга карата хөрмәт хисе, мәдәниара диалогка осталык кебек универсаль күнекмәләр булдыру чарасы.
Татарстан Республикасында гомуми белем бирү системасының төп бурычы-полилингваль шәхес тә
Страницы: 1 | 2 | 3 > >>