Рабочая программа по татарскому языку

Страницы: <<  <  5 | 6 | 7 | 8 | 9  >  >>

ның вербаль һәм вербаль булмаган чараларыннан, сөйләм этикеты үрнәкләреннән файдалана алу, киң күңелле һәм итагатьле әңгәмәдәш булу;
oo "Татар теле" фәнен өйрәнүгә карата уңай мотивация һәм тотрыклы кызыксыну булу һәм, шулар нигезендә белем алуның алдагы баскычларында татар телен уңышлы үзләштерү.
Укытуның шәхси нәтиҗәләре
Төп гомуми белем бирү мәктәбен тәмамлаганда, укучының үзенә һәм үзенең әйләнә-тирәсендәге кешеләргә, тормыштагы яшәеш проблемаларына карата түбәндәге шәхси кыйммәтләре формалашкан булуы күзаллана:
oo шәхесара һәм мәдәниятара аралашуда татар теленә карата ихтирамлы карашта булу һәм аны яхшы өйрәнү теләгенә ия булу;
oo әхлакый кагыйдәләрдә ориентлашу, аларны үтәүнең мәҗбүрилеген аңлау;
oo текстлардагы төрле тормыш ситуацияләренә һәм геройларның гамәлләренә гомумкешелек нормаларыннан чыгып бәя бирү;
oo "гаилә", "туган ил", "мәрхәмәтлелек" төшенчәләрен кабул итү, укучыларда "башкаларга карата түземлелек, кайгыртучанлык", "кеше кадерен белү" кебек хисләр формалашу.
Укытуның метапредмет нәтиҗәләре
Төп гомуми белем бирү баскычында укучыларда киң мәгълүматлы җәмгыятьтә яшәү һәм эшләү өчен кирәкле күнекмәләр үстерү буенча эш дәвам иттерелә. Укучылар текст, күрмә-график рәсемнәр, хәрәкәтле яисә хәрәкәтсез сурәтләр, ягъни төрле коммуникацион технологияләр аша тапшырыла торган мәгълүмат чаралары белән эшләү тәҗрибәсен ныгыта; презенция материаллары әзерләп, зур булмаган аудитория алдында чыгыш ясау күнекмәләрен үстреә; укучыларда, компьюетр яисә мәгълүмати-коммуникатив технологияләрнең башка чаралары белән эш иткәндә сәламәтлеккә зыян иктерми торган эш алымнарын куллана алу күнекмәләре камилләшә.
Бу чорда татар телен укыту, таныпбелү чарасы буларак, ук

Страницы: <<  <  5 | 6 | 7 | 8 | 9  >  >>
Рейтинг
Оцени!
Поделись конспектом: