Рабочая программа по татарскому языку

Страницы: <<  <  4 | 5 | 6 | 7 | 8  >  >>

ан төп күнекмәләрне формалаштыру;
башка уку-укыту предметларын үзләштерүдә югары нәтиҗәләргә ирешү өчен актив һәм потенциаль сүзлек запасын баету.
Төп гомуми белем бирү мәктәбендә телне гамәли үзләштерү нәтиҗәсендә укучыларда татар теленең күп мәдәниятле дөньядагы роле һәм мөһимлеге турында күзаллаулар формалаша. Татар мәдәниятенең укучылар өчен булган катламы белән танышу башка мәдәнияткә карата ихтирам хисе уята, ягъни укучыларга үз мәдәниятләрен дә тирәнрәк аңларга мөмкинлек бирә, аларда ватанпәрвәрлек хисе уята.
Татар теле буенча эш программасы яңа темаларны нәтиҗәле үзләштерүне күздә тота. Моның өчен уку елы башында һәм ахырында кабатлауга зур игътибар бирелә. Һәр тема үткән материалны кабатлау, контроль эшләр, сүзлек диктантлары, изложениеләр, бәйләнешле сөйләм үстерү, тыңлап һәм укып аңлау белән тәмамлана.
Укучыларның сүзлек запасын баету өчен сүзлекләр белән эшләү даими алып барыла. Сүзлекләр белән эшләүнең иң мөһим таләбе - укучыларның таныш булмаган сүзләрне күрә, сүзлекләргә мөрәҗәгать итә һәм аларны куллана белергә өйрәтү. Татар теле буенча эш программасы укучыларның татар телендә сөйләшүчеләр белән язмача аралашу күнекмәләре булдыруга да юнәлтә.
Предметның укыту планында тоткан урыны
Белем бирү учреждениесенең гамәлдәге укыту планы буенча татар теле дәресе атнага 3 сәгать исәбеннән - 105 сәгать итеп төзелде.
8 нче сыйныфта уку атнасы - 35.
Рус телле балаларга татар телен укытуның көтелгән нәтиҗәләре
Татар теленә өйрәтүнең программада күрсәтелгән күләмдә предмет нәтиҗәләре түбәндәгеләрдән гыйбарәт:
oo коммуникатив компетенциягә (аралашу осталыгына) ия булу, ягъни, татар телендә сөйләшүчеләр белән телдән яки язмача аралашу күнекмәләрен үзләштерү;
oo коммуникатив бурычлар куя һәм хәл итә белү, аралашу

Страницы: <<  <  4 | 5 | 6 | 7 | 8  >  >>
Рейтинг
Оцени!
Поделись конспектом: