сы, беренче чиратта, укытуның эчтәлеге һәм методлары белән бәйле. Татар теленең грамматикасын өйрәнү процессында эчтәлектә әхлакый проблемалар булган кечкенә текстлар үзләре үк коммуникатив мотивациягә ия, ягъни, укучыларның эчке кызыксынуы тәэмин ителгән була. Шунлыктан тексттагы лексика, грамматика җайлырак истә кала һәм аралашу ситуациясе булдыру әллә ни кыенлык тудырмый.
Белем бирү максатының эчтәлеге
Укучыларның татар теле буенча лексик, грамматик күнекмәләре филологик белемнәр суммасы дәрәҗәсендә генә калмыйча, ә сөйләм эшчәнлегенең барлык төрләрендә дә аралашуда кулланырлык дәрәҗәгә җитүе зарур. Ягъни, укучылар, нинди дә булса сүзне, я грамматик категорияне тану, аеру, аңлау, тәрҗемә итү дәрәҗәсендә генә түгел, аларны аралашу максатыннан мөстәкыйль кулланырлык дәрәҗәдә өйрәнергә тиешләр. Укучының белеме дигәндә, без аның аерым сүзләрне яки грамматик категорияне тану, аера белүен генә күзалламыйбыз, ә аларны кулланып сөйләшә алуын күзаллыйбыз. Шул вакытта гына татар телен дәүләт теле буларак өйрәнү бурычы үтәлә.
Предметның гомуми тасвирламасы
"Филология" телнең билгеләр системасын өйрәнгән, кешелекнең аралашу нигезендә яткан һәм гражданлык, этник, социаль тәңгәллекне формалаштырган, аңларга һәм аңлатырга мөмкинлек тудырган, кешенең эчке халәтен чагылдырырга ярдәм иткән өлкә буларак түбәндәгеләрне тәэмин итә:
әдәби мирас һәм аның аша туган тел, дөнья мәдәнияте хәзинәләре, цивилизация казанышларын файдалану мөмкинлегенә ия булу;
төрле мәдәниятләрнең үзенчәлекләрен аңлау өчен нигез хәзерләү һәм аларга хөрмәт тәрбияләү;
рухи, әхлакый, эмоциональ, иҗади, этик һәм танып белү үсешенә тәэсир иткән интеллектуаль һәм социаль үсеш арасындагы бәйләнешне аңлау;
билингвизмны күздә тотып, телләрне өйрәнүне күз алдында тотк
Страницы: << < 3 | 4 | 5 | 6 | 7 > >>