Рабочая программа по татарскому языку

Страницы: <<  <  1 | 2 | 3 | 4 | 5  >  >>

тив технология нигезендә укыту программасы (1-11 нче сыйныфлар)/ Төзүче-авторлар: Р. З. Хәйдәрова, Р. Л. Малафеева. - Казан, 2014.

IV. РФ Мәгариф һәм фән министрлыгының 2015 нче ел 8 нче июнь 576 номерлы боерыгы белән федераль дәреслекләр исемлегенә кертелгән дәреслек: Р. З. Хәйдәрова, Р. Л. Малафеева. "Күңелле татар теле". 8 нче сыйныф. Рус телендә төп гомуми белем бирү оешмалары өчен дәреслек (татар телен өйрәнүче укучылар өчен). - Казан: "Татармультфильм" нәшрияты, 2015.
V. Методик кулланма: Р. З. Хәйдәрова, Л. Ә. Гиниятуллина. Рус телендә төп гомуми белем бирү оешмаларында татар теле укыту. 8 нче сыйныф. Укытучылар өчен методик кулланма. - Казан: "Татармультфильм" нәшрияты, 2015.

Рус телендә сөйләшүче балаларга татар теле укытуның төп максаты һәм бурычлары.
Федераль Дәүләт стандартларында белем бирү системасының төп үсеш юнәлеше - системалы-эшчәнлекле (системно-деятельностный подход) юнәлеш, ә системаны барлыкка китерә торган төп компонент - нәтиҗә: шәхси, метапредмет, предмет нәтиҗәләре дип билгеләнелә. Стандартларда күрсәтелгән бу концептуаль методологик нигез барлык фәннәрне укыту системасына да карый. Рус телле балаларга татар теле укыту системасының барлык компонентлары да: программалар, укыту-методик комплектлары, укыту процессы, белем дәрәҗәсенә контроль, идарә итү, белем күтәрү һ. б. - бар да бер максатка - нәтиҗәгә хезмәт итә. Эш программасы коммуникатив технология нигезендә укыту принципларын исәпкә алып төзелде.
Төп гомуми белем бирү мәктәбендә рус телле балаларга татар телен укыту максатлары берничә аспектны үз эченә ала: танып белү, үстерү, тәрбия, белем бирү.
Танып белү максатының эчтәлеге
Татарстан Республикасында яшәүче һәр милләт кешесенә, үз халкы тарихыннан тыш, шушы

Страницы: <<  <  1 | 2 | 3 | 4 | 5  >  >>
Рейтинг
Оцени!
Поделись конспектом: