н рәсемгә туры килгән өзекләрне укыйлар)
20нче слайд – Казан Кремле.
1 нче укучы. Башкалабызның үзәгендә Кремль урнашкан. Элек анда хан сарайлары һәм мәчетләр булган. Хәзер биредә Татарстан Республикасы Президенты сарае,Сөембикә манарасы, Благовещение соборы,Кол Шәриф мәчете һәм башка биналар бар. Кремль каршында матур мәйдан бар. Анда герой-шагыйрь Муса Җәлилгә һәйкәл куелган.
21 нче слайд – Сөембикә манарасы.
2 нче укучы. Бу – Сөембикә манарасы. Манараның биеклеге 58 метр. Ул кызыл кирпечтән төзелгән. Бу манара җиде катлы. Манараның эчендә тар баскыч ясалган.
3 нче укучы Бер риваять бар. Рус патшасы Иван ханбикә турында ишеткән. Ул Казанга илчеләр җибәргән һәм Сөембикәне хатынлыкка сораган. Горур Сөембикә баш тарткан. Патша зур гаскәр белән Казанга һөҗүм иткән. Гүзәл Сөембикә манарага менгән һәм түбәнгә ташланган, имеш. Шуннан соң халык манараны Сөембикә исеме белән атый башлаган.
4 нче укучы. Бу – Спас манарасы. Ул ак төстә. Аңа сәгать куелган. Спас манарасы бик матур.
22 нче слайд – Кол Шәриф мәчете.
5 нче укучы. Бу - Кол Шәриф мәчете. Аңа 1996 нчы елда нигез салынды. Сигез почмаклы. Бу мәчет – татар халкының горурлыгы. Благовещение соборы.
III. Ныгыту.
Рус телендә бирелгән биремне үтәү:
. . . , скажи другу, что в Казань приезжают много туристов.
. . . , спроси соседа по парте,где бывают туристы.
. . . , спроси друга, как можно добраться до Казани.
. . . , спроси соседа, был ли он в Казани?
. . . , спроси друга, какие достопримечательности есть в Казани.
. . . , спроси соседа, красив ли этот город.
. . . , спроси друга, богат ли этот город.
6 нчы күнегү (телдән) бергәләп кабатлау, бер-берсенә әйтү. Кайсы рәт дөресрәк?
7 нче күнегү - тест
Дәрестә сез нәрсә т
Страницы: << < 3 | 4 | 5 | 6 | 7 > >>