Муса Җәлил иҗатында фольклор традицияләрен өйрәнү

Страницы: <<  <  12 | 13 | 14 | 15 | 16  >  >>

t;Алтынчәч" поэмасының бу табигатен тирән төшенде һәм үзенең бай музыкасында шуны чагылдырды. Ул әсәрдәге гомумиләштерелгән романтик образларны сыйфатлау өчен халык музыкасының эпик алымнарын һәм лирик мотивларын файдаланды. Халыкчанлыкны композитор халык көен шул килеш файдалану дип аңламый, киресенчә, аны чын халык рухында, халыкның бай хыялын һәм моңын чагылдырган җанлы, халыкча яңа музыка иҗат итү дип аңлый. "Алтынчәч" операсы менә шул нигездән чыгып эшләнде. Анда халык патриотизмы идеясен гәүдәләндерүче Тугзак һәм күпне күргән акыллы ил карты Бураш образлары басынкы, тирән кичерешле, моңлы музыка аша сурәтләнәләр, ә мәңге иреккә, бәхеткә омтылучы табигать балалары булган Җик һәм Алтынчәчнең романтик образлары музыкада якты, нечкә лирика, ялкынлы романтика һәм җылылык белән бирелгәннәр.
Шагыйрьнең архивында "Алтынчәч" либреттосының уннан артык варианты саклана. Муса Җәлил бу әсәрне язар өчен татар халкының һәм башка тугандаш Көнчыгыш халыкларының тарихын, этнографиясен, материаль һәм рухи культура байлыклары тарихын, җыр-музыка казанышларын, легендаларын өйрәнә - гомумән күп яклы гыйльми эзләнү, тикшеренү алып бара.
Нәтиҗәдә, әкият белән чынлыкны бергә кушкан, аларның гүзәл синтезын китереп чыгарган әсәр туа. Ул әсәр татар халкының рухын, коллык һәм җәберне җаны-тәне белән кире кагуын, ирек сөюен, гаделлек һәм хаклык өчен аяусыз көрәшкә әзер торуын тәэсирле итеп чагылдыра. Илбасарларга каршы изге көрәш рухы белән сугарылган, халыкларның үлем сынауларын узып, азатлыкны үз куллары белән даулап алуларын эмоциональ дәртлелек белән җырлаган бу әсәрнең сәхнәгә күтәрелүе гаять әһәмиятле булды. Ул Бөек Ватан сугышының беренче атналарында сәхнәгә куелды һәм фашизмга каршы көрәшкә күтәрелгән совет халыкларының көчле рухи коралына әверелде. Г

Страницы: <<  <  12 | 13 | 14 | 15 | 16  >  >>
Рейтинг
Оцени!
Поделись конспектом: