ик атасы-анасыз, табигать кочагында кошлар, җәнлекләр белән бергә үсә һәм көчле баһадирга әйләнә. Аның турында "Мәргән батыр" дип җиргә дан тарала. Ул, илдән илгә йөреп, үзенең туган илен эзли, ләкин таба алмый. Хан кулында изелүче чура-кол крестьяннар арасында ханнан ризасызлык көчәя. Шундый авылларның берсендә ил агасы булган Бураш картның кызы Алтынчәч урманда җиләк җыйганда Җикне очрата. Җик аны ауга чыккан хан егетләре кулыннан коткарып, авылына озатып куя. Бураш аның Мәргән батыр икәнен аңлый. 20 ел буе югалган улын эзләп, Тугзак ана шушы авылга килеп чыга һәм ул Җик белән кавыша. Тугзакның һәм Бурашның чакыруы белән, Җик ханга каршы яу белән китә. Шул вакытта, чишмәдә табылган алтын чәче буенча эзләп килеп, хан тарханы Урмай кызны сарайга урлап алып китә. Җик Кулупай пәһлеванны ялгыз көрәшкә чакыра һәм аны җиңә. Ләкин хан гаскәре аны чорнап ала. Бу вакытта сихерле аккош ярдәме белән сарайдан котылган Алтынчәч, күп кошлар белән килеп, хан гаскәренә курку сала. Уразмәт батыр, хан гаскәренә һөҗүм итеп, аны качыра. Җиңгән халык тантана итә.
"Алтынчәч" сюжетындагы ханга каршы көрәш мотивы тарихи чорны чагылдыра. Ләкин бу тема "Алтынчәч" либреттосында әкият стилендә, әкият алымнары белән эшләнгән. Сюжетта һәм вакыйгаларда фантастик элементлар көчәйтелгән. Образлар билгеле бер гомуми кешелек идеяләрен гәүдәләндергән, гомумиләштерелгән символ-образлар булып үстерелгән. Шулай итеп, бу әсәр реаль тормыш белән хыялның, тарих белән әкият мотивларының бердәмлеген эченә ала. Тормыш һәм тарихтагы реаль вакыйгалар анда әкияткә хас нечкә романтика белән сугарылганнар. Тарихи вакыйгаларга нигезләнгән бу әсәр, халык әкиятләре мотивлары белән сугарылып, халыкның җиңү һәм ирекле тормыш турындагы татлы хыялын сөйли.
Композитор Нәҗип Җиһанов &quo
Страницы: << < 11 | 12 | 13 | 14 | 15 > >>