калган бәет, җырларга.
Ерак киткән арбасының даны,
Ә үзенең даны елларга. . .
. . . Тик бер гасыр үткән. Ишетелә
Келтер-келтер һаман барганы.
Теләр идем һәрбер чордашыма
Өч бүлекле шундый арбаны.
Башланмаган яңа гасыр әнә
Киләчәккә дәшеп торганда,
Йөзләп шагыйрь чыккан
3 урынлы
Шул арбага яулык болгарга!
: М. Акмулла балалар укыта , шигырьләр яза, балаларны чичәнлек сәнгатенә өйрәтә. Ул-чичэн шагыйрь
Акмулла - чичән шагыйрь. Чичән- сүз остасы, хикмәтле сүз әйтү дигәнне аңлата. . Чичән - зирәк акыл һәм хикмәт иясе, тапкыр һәм туры сүзле дигәнне аңлата. Чичәннәргә хас булган хикмәтле сүз, кинаяле, табышмаклы метафорик сөйләү, хәтердә җиңел калырлык афористик тезмәләр -Акмулланың төп сыйфатлары. Үзенең чичәнлеге, "Халыкка хак сүз сөйләүче пакъ мулла" булуы аны күп бәлаләргә дә дучар итә. Яла ягып, аны Троицк төрмәсенә ябалар. Әмма монда да шагыйрь атаклы шигъри хатларын халыкка ирештерә.
Саф алтынны нәҗескә буяу белән
Нәҗес китәр, алтынның заты китмәс!- ди.
Төрмә тормышы аның әсәрләрендә тирән эз калдырган.
Минем кебек булыр микән бәхетсез,
Егет башым әсир булды вакытсыз,
Аһ,орып, аш эчмәй, кан йотабыз.
ТР язучылар союзы әгъзасы,Г. Исхакый, Х. Атлас, М. Акмулла исемендәге дәүләт бүләге премияләре лауреаты, М. Акмулланың ерак туганы Зәки Зәйнуллин уртак ерак туганнары Әбү Нәгыйм истәлекләреннән:
"Акмулла мәдрәсәдә "самавырчы малай" булып тора һәм шәкерт чагында ук чын шагыйрьгә әверелә.
"Сукыр суфи хәлфә (Зәки Шәмсетдин ул!) мәдрәсәдә Мифтахетдинне үз янына утыртып, аның язган шигырьләрен тыңлый торган иде. Алардан аз гына читтәрәк икенче хәлфә Гали Чокрый утыра. Болар инде сукыр хәлфә белән шәкерт Мифтахның шигырь тикшергәннәрен
Страницы: << < 2 | 3 | 4 | 5 | 6 > >>