Бөек милләт шагыйре Мифтахетдин Акмулланың
тормышы һәм иҗаты.
Максат: 1) Укучыларны 19 йөзнең икенче яртысында яшәп иҗат иткән шагыйрь Мифтахетдин Акмулланың тормыш юлы белән таныштыру, иҗаты турында башлангыч белем бирү,башка авторларның аның турындагы фикерләре белән танышу.
2)Әдәбият теориясе буенча өйрәнгән төшенчәләрне Акмулла иҗаты белән бәйләү.
3) Укучыларда Акмулла иҗатына карата хөрмәт тәрбияләү, аң-белем алуга омтылыш булдыру, шигърияткә кызыксыну тудыру.
Дәрес тибы: Яңа материалны үзләштерү
Дәрес барышы:
без бүгенге дәресебезне 19 йөз башкорт әдәбиятының алдынгы , күренекле вәкиле, гуманист, шагыйрь, мәгърифәтче һәм укытучысы булганМ. Акмуллага багышларбыз.
Акмулланы 3 тугандаш халык - татар, башкорт, казакъ халкы үзенең шагыйре дип саный. Дәрестә кызыклы да , хәсрәтле дә тормыш юлы белән танышырбыз, иҗаты турында башлангыч белемнәр булдырырбыз. ( Күренекле галим Миркасыйм Госманов болай дигән: "Акмулланы Тукай алыштыра. Ике арада Мөхәммәдъяр гына бар. Г. Тукай- үзе Акмулланың тулы варисы"
"Төне генә түгел, көннәре дә
Кара булган чакта халыкның.
Эзләгәнсең, наданлыкны ерып
Кайда икәнлеген халыкның" дип язган моннан 15 ел элек Акмулланың якташы Н. Яруллин.
Акмулланы ак һәм пакъ булганга
Халык саклый, укый, табына.
Үз чичәнен казакъ далалары,
Урал тавы, Идел сагына.
Әхмәт Рәфис
Шигърияттә, моңлы шигърияттә
Уралы син башкорт халкының.
Еллар үтә, шигъри учакларың
Саклый һаман йөрәк ялкының.
Тарихларда олы шагыйрьләрнең
Үз урыны була, үз даны.
Синең урын халык йөрәгендә,
Син бит аның шигъри вөҗданы"
Дамир Гарифуллин.
"Иң әүвәл пакъләү кирәк эчнең керен"
М. Акмулла.
"Мифтах
Страницы: 1 | 2 | 3 > >>