М. Акмулла. Жизнь и творчество писателя

Страницы: <<  <  3 | 4 | 5 | 6 | 7  >  >>

тыңлыйлар. Сүзсез, тавышсыз гына, сөйләшүләренә кысылмыйлар. Гали хәлфә янында утырган шәкертләр дә шагыйрьләр. Һәркайсы шигырь яза. "Зәки Шәмсетдин кебек" шигырь язарга өйрәнәләр.
Тик шигырьләренә Гали хәлфә бәя бирмичә, аларны Зәки хәлфәгә укырга җөрьәт итмиләр. Чөнки Гали хәлфә аларга алдан ук әйтеп куйган: "Сез язган шигырьләр арасында әле Зәки хәлфә укырдайлары сирәктер. Мин араларыннан яхшыларын сайлап алам, шуннан сез аларны Зәкигә укырсыз!
Зәки Шәмсетдин белән Гали Чокрый Мифтахетдин шәкертне ияртеп, самавыр, чынаяклар, вак бәлешләр, җәймә-кабартмалар, бал-май, сөт, каймак алып, ерактан ук күренеп торган Бакыр Чагыл тау янына еш кына "сәхрәгә" чыгалар иде. Шуларга кучер булып бер мәртәбә миңа да бару бәхете эләкте бит. Тау астында патша Петр I салдырган бакыр эретә торган мичнең урыны әле дә бар. Тау астында уңдарак, балан куагы төбеннән салкын чишмә ага. Шул чишмә янында атны туктаттык. Учак яктык, казан астык. Мин инде, кучер буларак, самавыр куям, бәрәңге пешерәм, табын әзерлим, зур чүпрәк паласны яшел үлән өстенә җәям. Болар, өчәүләшеп, Бакыр Чагыл тау башына менеп киттеләр.
Бераз вакыт узгач, нәрсә эшлиләр икән бу өчәү тау башында дип уйлап, мин дә артларыннан мендем.
Зәки хәлфә нәкъ тау түбәсендә, азрак алгарак чыгып баскан да үзенең моңлы тавышы белән салмак кына шигырь укый. Бу өч юләр, тау башына менеп, искән җилгә тыңлатырга дип, шигырьләрен укырга килгәннәр икән.
Чагыл тау башында шигырь укып туктадылар да тавышсыз бик озак басып торды болар. Мин түземсезлек күрсәтеп кузгала башлаган идем, Зәки хәлфә акрын гына миңа дәшә:
- Әбү Нәгыйм, энем! Шаулама, тыңла!
- Нәрсә тыңлыйм, хәлфә абзый?! Шылт иткән тавыш та юк бит. Хәтта җил дә исми.
- Син тыңла! Ишетерсең! Тыңлаган колак ишетә ул! -

Страницы: <<  <  3 | 4 | 5 | 6 | 7  >  >>
Рейтинг
Оцени!
Поделись конспектом: