ди хәлфә абзый миңа.
Хәлфәнең тавышы тулы ниндидер сихри моң бар кебек.
Тыңлыйм, ике колакны да торгызып. Юк, бернәрсә дә ишетелми. Колакларны тагын да ныграк торгызам, тыңлыйм тырышып. Һәм. . .
Чак кына, ишетелер-ишетелмәс кенә булып, җыр кебек сузып-сузып бер моң ишетелә башлады бит. Тынды. . . тагын ишетелде. . . тагын тынды. . . тагын ишетелде. . . тагын. . . тагын. . .
Акрын гына сүзсез генә, искиткеч моң агыла. Күңел кылларын кузгатып, йөрәкне кысып сыкратып, әллә кайлардагы әллә нәрсәләрне акрын гына өзгәләп моң агыла да агыла. Иркәли дә, җылыта да, җырлата да. . . Моң!!! Чын татар моңы!!! Борынгы ата-бабалар моңы бит бу!!!
Ә тирә-якта шул моңны чыгаручы бер генә җан иясе дә юк. Бакыр Чагыл тау башында өч шагыйрь дә мин генә. Байтак басып тордык Бакыр Чагыл тау башында сүзсез моң тыңлап.
Табын әзерләп, ризык-тәгам җыярга чишмә янында, чүпрәк палас өстендә тезелешеп утырыштык. Урнашып бетергәч, Суфи хәлфә миннән сорый:
- Әбү Нәгыйм! Нинди моң тыңлаганыңны беләсеңме син?
- Юк бит, хәлфә абзый! Ул асыл моңның каян агылып, безгә килеп җиткәнен аңламадым.
- Бакыр Чагыл тауның кояш баешына караган, текә, кылган баскан битен өйләдән соң кояш җылыта. Шунлыктан ул моң өйлә вакытында гына, кояшлы, җилсез көннәрдә генә була. Моңның чыгу вакыты - көн уртасында, өйлә намазы алдыннан. Ишетелер-ишетелмәс булып башлана да, аннан инде бераз вакыт узгач, ачык итеп ишетелә башлый. Менә нәкъ бүгенгедәй. Без ул моңны "кылганнар моңы" дибез. Тау бите кояшта җылына, һәм шул җирдән һава, җылынып, тау бите буйлап өскә таба үрмәләп агыла башлый. Ак ефәк башлы кылганнар арасыннан агыла ул җылы һава. Менә шул кылганнарның ап-ак, озын ефәк кебек йомшак чачаклары, һава дулкыны белән тибрәнеп, бер-берсенә тиеп, кылганнар моңын китереп ч
Страницы: << < 4 | 5 | 6 | 7 | 8 > >>