етдин"- гарәп теленнән тәрҗемәсе "ачкыч саклаучы" дигәнне аңлата. Чыннан да, Мифтахетдин күңелендә башкорт поэзиясенә ачкыч саклаган.
Акмулла башкорт, казах, татар халкы арасында яшәп, аларга үзенең шигырьләрен сөйләгән,поэтик ярышларда катнашкан. . Халык арасында талантлы шагыйрь, саф ,ак, чиста күңелле,гадел укытучы - мулла булып таныла. Шуңа халык аңа Акмулла дип исем кушкан.
1905 елга кадәр татар шигъриятендә Мифтахетдин Акмулла - иң зур шагыйрь. Габдулла Тукай ныклап килеп кергәнче, татар шигъриятен Мифтахетдин язган әсәрләр җитәкләгән, җан керткән. Яңа чорда да (1905 елдан соң!) татар шигъриятенә Акмулла ясаган тәэсир бик зур. Хәзер Акмулла турында кайбер галимнәребез, язучыларыбызның фикерләре белән танышыйк.
Акмулла турында Ризаэддин Фәхреддин: "Акмулла - классик төрки-татар әдәбият традицияләреннән тыш, казакъ халык поэзиясе белән сугарылган, дала поэтик мәктәбендә дә тәрбияләнгән, шул ике башлангычны бергә кушкан кабатланмас шагыйрь. . . Кардәш халыкларыбызның уртак улы", - дип яза. Галим Акмулланы күреп тә белгән.
Миркасыйм Госманов аның хакында : "1905 нче елдан соң татар әдәби тел үсешенең башында, Акмулланы Тукай алмаштыра. Әлеге ике арада (Мөхәммәдъяр - Тукай), поэзиянең сугышчан иҗтимагыйлеге җәһәтеннән шагыйрьләрнең бик сирәкләре генә Мифтахетдин Акмулла белән ярыша ала. Габдулла Тукай үзе - Акмулланың туры варисы, аның иҗтимагыятен яңа баскычка, биек үрләргә мендерүче", - дигән фикерләрен әйтә.
Акмулла турында башка фикерләр экранда күрсәтелә.
М. Акмулланың "Башкортларым, уку кирәк" исемле шигыре аның галим иясе, мәгърифәтче икәнлеген исбатлый.
(Башҡорттарым, уҡыу кәрәк!
1. Башҡорттарым, уҡыу кәрәк, уҡыу кәрәк!
Арабыҙҙа наҙандар күп, уҡыу һирәк.
Аңғыра айыуҙа
Страницы: << < 1 | 2 | 3 | 4 > >>