куянкайлар
Төлкедән коткар зинһар.
Аю: Мин көчле, мин кыю
Мин батыр аю
Хәзер үзем барам
Төлкене өйдән куып чыгарам
Автор: Аю белән Куян кайры өйгә киткәннәр.
Аю: Мин урман патшасы
Кулыма телефон алам
Барлык дусларымны
Ярдәмгә чакырам
Төлке: Мич башыннан төшәм, бер куянны ашап бетерәм.
Автор: Аю белән Куян курыкканнар. Куян елый-елый тагын киткән. Юлда аңа керпе очраган.
Керпе: Исәнме, куянкай!
Куян: Исәнме, дускаем!
Керпе: Куян, куян, куянкай!
Кыска тәпи, озын колак
Җәен соры, кышын ак
Нигә син болай елак?
Куян: Үзең бүрек кебек кенә
Кигән туның энәле,
Булдыра алсаң өемнән
Куып чыгар Төлкене.
Керпе: Бакчабызны тычканнардан
Корткычлардан саклыйм мин
Энәләрем бик күп минем
Төлкедән курыкмыйм мин.
Автор: Керпе белән куян кайры өйгә киткәннәр.
Керпе: Хәйләкәр, чык өйдән
Мылтык шартлавын ишеттем
Бик-бик еракта
Әнә теге якта
Автор: Ә төлке аларга мич башыннан
Төлке: Мич башыннан төшәм, бер куянны ашап бетерәм.
Автор: Керпе белән Куян курыкканар. Куян елый-елый тагын киткән. Аңа тиен очраган.
Тиен: Исәнме, Куянкай!
Куян: Исәнме, дускаем!
Тиен: Урмандагы зур койрыклы
Мин җитез тиен
Агач башларында яшим
Кышын-җәен. Куянкай, нигә елыйсың?
Куян: Бар иде өйләребез бер заман
Төлкенеке боздан, минеке кайрыдан
Ямьле яз җитте, кояш ныграк җылытты
Төлкенең өе эреп бетте.
Кунып чыгарга рөхсәт сорады
Үземне өйдән куып чыгарды.
Тиен: Елама, Куян! Мин аны куып чыгарырмын.
Автор: Алар кайры өй янына киткәннәр.
Тиен: Агачлардан агачларга
Сикереп үтәм
Чикләвекләр ашап шунда
Гомер итәм
Әгәр кирәк булса
Дусларыма ярдәм итәм!
Бар, төлке, чыгып кит!<
Страницы: << < 2 | 3 | 4 | 5 | 6 > >>