Әкияттә кунакта

Страницы: <<  <  1 | 2 | 3 | 4  >  >>

үз-үзләренә ышаныч тәрбияләргә өйрәтү;
әңгәмәләр үткәрү.
Кичәнең структурасы:
1. Төлке, әтәч һәм куян әкиятен балалар белән сәхнәләштерү – Гиззатуллина Р. К. , Нагимова Г. Ф.
2. Булсаң зирәк - әйт тизрәк. Әти-әниләр өчен әдәби викторина – Муратова Г. М.
3. Әти-әниләр белән ике командага бүленеп Хәйләгә каршы – хәйлә, Каз белән төлке әкиятләрен сәхнәләштерү – Гиззатуллина Р. К. , Муратова Г. М.
4. Әкият персонажлары төшерелгән рәсемнәр күргәзмәсе – Гиззатуллина Р. К.
5. Капкалы уены – әти-әниләр.
6. Татар халык ашларына бәйге (исем кушу, яклау) – әти-әниләр.
7. Әти-әниләр өчен анкета – Гиззатуллина Р. К. , Муратова Г. М.
8. Чыгыш: – Гиззатуллина Р. К.
Алып баручы: Күңелләргә әкият кирәк,
Әкият ул – тылсым!
Әкият сезнең җаныгызны
Җылытып торсын.
Әкият сезгә гүзәллекнең
Серләрен ачар.
Әкият яраткан балалар
Булалмый начар.
Сүрелмәсен дә сүнмәсен
Тылсым дөньягыз
Әйбәт буласыгыз килсә,
Әкият укыгыз!
«Төлке, әтәч һәм куян»
Катнашалар: автор – тәрбияче Гиззатуллина Р. К. ; Төлке – Алсу; Куян – Илүсә; Куян балалары – Раил, Эмиль, Ш. Илмир, И. Илмир, Данил; Эт – Наил; Аю – Булат; Керпе – Камилә; Тиен – Әдилә; Әтәч – Илфат.
Автор: Булган, ди, Төлке белән Куян. Төлке боздан, куян кайрыдан өй салганнар.
Матур яз җиткән – Төлкенең өе эрегән дә аккан, ә Куянның өе һаман шул килеш калган.
Куян баласын тирбәтә-тирбәтә җырлый:
Бишек җыры М. Җәлил сүзләре, Җ. Фәйзи музыкасы.
Ул үзенең балалары белән рәхәтләнеп яшәп яткан вакытта төлкенең башына бер уй килгән. Ул куянны һәм аның балаларын өеннән куып чыгарырга булган һәм җырлый – җырлый куянның өе янына килгән.
- Хуш исле үләннәр салсам
Әгәр дә алларына
Куяннарым йөгерешеп
Киләләр

Страницы: <<  <  1 | 2 | 3 | 4  >  >>
Рейтинг
Оцени!
Поделись конспектом: