Тигез итеп бүлеп бирәм
Тәмләп ашагыз!
Сезнең белән дуслашып
Бергә - бергә яшәрбез!
Куян: Тукта, тукта!
Мактанырга ашыкма
Дуслашып яшәр өчен
Яңадан шулай шаяртма
Төлке: Һичбер кемгә тими торган
Мин юаш төлке
Бары синнән сорый торган
Сүзем барлыкка килде.
Куян. Вакытым да юк-югын,
Балаларым ач бүген
Ярый, тынлыйм инде сүзеңне
Тагын шулай хәйлә итсәң
Аучыга бирәм үзеңне.
Төлке: Койрыгым сырлы,
Хәйләм дә күп төрле
Шулай да, дусларым,
Гафу итегез мине.
Куян: Гафу итәм бу юлга
Сабак булсын бу безгә.
Автор: Барлык-җәнлекләр Төлкенең шаяртканын гафу итеп дус-тату яши башлаганнар.
Җыр: Дуслык җыры Ф. Сафин сүзләре, А. Гарифуллина көе.
Дуслык биюе (барлык балалар башкаруында).
1 нче Алып баручы: Хәзер була ярышу –
Үзара көч сынашу.
Әти-әниләр көч сынашса,
Менә булыр тамаша.
2 нче Алып баручы: Бар чагында буш вакытлар,
Табылды бу табышмаклар.
Эзлик әле җавабын да,
Бергәләп җыелганда.
Булсаң зирәк – әйт тизрәк!
әти-әниләр өчен әдәби викторина.
Страницы: << < 4 | 5 | 6