br/>Төлке: Һай! Бигрәк куркыттың. Мич башыннан төшәм,
бер куянны ашап бетерәм.
Автор: Тиен белән Куян курыкканнар. Куян елый-елый тагын киткән, элеккедән дә каты елый икән, җыр тавышы ишетеп туктап калган.
Җыр: Бии итек-читекләр М. Минһаҗев көе, Шәүкәт Галиев сүзләре (Әтәч җырлый)
Әтәч: Исәнме, Куян!
Куян: Исәнме, дускаем!
Әтәч: Мин Әтәч
Бик иртә торам
Кикрикүк!
Кикрикүк!
Бик матур итеп
Сузып кычкырам
Очып менәм
Койма башына
Һәркем соклана
Минем тавышыма
Мин тирә-якка
Борылып карыйм
Кем нәрсә эшли,
Һәммәсен барлыйм
- Кикри-күк. Нигә елыйсың, Куянкай.
Куян: Әтәчем, дускаем!
Харап минем эшләрем
Хәйләкәр кулында
Минем куянкайларым.
Әтәч: Әйдә, киттек, мин аны куып чыгарырмын.
Автор: Алар өй янына барып җиткәннәр. Әтәч тәпиләре белән тибенгән, канатлары белән кагынган.
- Кикри – кү-ү-к!
Әтәч: Хәйләкәр чык өйдән
Сиңа тавык-чеби китерәм,
Туйганчы ашарсың
Рәхәтләнеп яшәрсең.
Төлке: Көлтә-көлтә койрыгым
Бик шатланып чыгамын
Әтәч алып килгән
Тавык-чебине аламын.
Автор: Төлке тавыкларны алырга дип чыга, шул вакытта куян балалары әниләре янына качалар, ә тавыклар йөгереп китәләр. Төлке әтәчтән куркып кала.
Куян: Балаларым, йомшакларым
Бигрәк ачыкканнар
Тукта әле, алып килим
Бакчадан кишерләр.
Автор: Аңа төлке очрый.
Куян: Тукта әле, такыр юлда
Кемдер селкенә
Тотмасын, хур итмәсен
Качыйм тиз генә.
Төлке: Куян, куян, нигә болай
Качасың? Кая?
Мин төлкене санадыңмы
Әллә усалга?
Куян: Нигә монда торасың,
Нишләп утырасың?
Төлке: Мин генә хәйләкәр дип,
Ялгыш уйлама
Хәйләкәрне дә җиңәләр
Кайчак дөньяда
Үзем кишер алып килдем
Менә карагыз!
Страницы: << < 3 | 4 | 5 | 6 > >>