яннарыма
Бары да озын колаклы,
Барысы да йомшаклар
Беләсезме? Миннән генә
Курыкмый бу куркаклар
Автор: Төлке ишек шакый, куян чыга.
- Исәнме, Куянкай!
- Исәнме, Төлкебикә! (Төлке елаган була) Төлкебикә, син нишләп елыйсың?
- Дөрли яз бөтен көченә,
Тамчыларын тамыза
Боздан төзелгән өемнең
Түбәләренә яшь агыза. Шулай тамчы тама-тама өем эреде, кунып чыгарга рөхсәт итмәссеңме икән?
Куян: Әйдә, Төлкебикә, рәхим ит!
Куян балалары бииләр.
Төлке (Өйгә керә һәм куян балалары белән шаярта)
Куянкайлар нинди матур
Кулыма бер алыймчы
Аларны назлап сыйпый-сыйпый
Куеныма салыймчы!
Куян: Юк, юк! Тукта, тимә
Минем куянкайларыма
Җәберләмә нәниләрне!
Ашый күрмә ялгыш
Чакырырмын әткәләрен
Төлке: Һай! Бигрәк куркыттын, чыгып кит моннан.
Автор: Куян елый-елый бара икән, Акбайның юлда җырлаганын ишетеп, туктап калган.
Җыр: Ямьле яз Н. Гайсин сүзләре, Ф. Фәизова музыкасы (Акбай җырлый)
Эт: Куян, куян, куянкай
Нигә качкан төскәең,
Нигә яшьле күзкәең?
Куян: Эшләр харап Акбаем,
Өйдән куды хәйләкәр
Шуңа качкан төскәем,
Шуңа яшьле күзкәем.
Эт: Елама, Куянкай! Мин аны куып чыгарырмын!
Автор: Алар куянның өе янына киләләр.
Эт: Килдем мин маэмай!
Кара борын Акбай,
Төлкебикә, сине тешлим,
Куяннарны рәнҗетергә бирмим.
Автор: Ә төлке аларга мич башыннан
Төлке: Мич башыннан төшәм
Бер куянны ашап бетерәм.
Куян: Юк, юк! Тимә минем куянкайларыма.
Автор: Эт белән Куян курыкканнар. Куян елый-елый тагын юл буйлап китеп барган. Аңа аю очраган.
Аю: Куян, куян, куянкай!
Соры синең тункаең,
Йомшак синең йоннарың,
Нигә яшьле күзләрең?
Куян: Эшләр харап Аюкай,
Өйдән куды хәйләкәр
Бар минем
Страницы: << < 1 | 2 | 3 | 4 | 5 > >>