Ияртүче теркәгечләрне сөйләмдә куллану

Страницы: <<  <  3 | 4 | 5 | 6 | 7  >  >>

УГ: мөстәкыйльлеккә ирешү, үзеңнең һәм иптәшеңнең уңышларына шатлану.








Ачык дәрескә үзанализ
Тема: Ияртүче теркәгечләрне сөйләмдә куллану
Укытучы - Фазлыева Л. М.
Үткәрелү вакыты - 12. 04. 2017
Сыйныф - 7 б
Дәрес тибы: Грамматик күнекмәләрне камилләштерү.
Дәреснең максатлары:
1. Белем бирү максаты (дәреснең предмет нәтиҗәсе):
- ияртүче теркәгечләрнең мәгънәләрен истә калдыру;
- ияртүче теркәгечәрне сөйләмдә дөрес куллану.
2. Үстерү максаты (дәреснең метапредмет нәтиҗәсе):
oo фикерләүне үстерү белән бәйле психик функцияләр: логик фикерләү, сәбәп-нәтиҗә бәйләнешләрен табу, проблеманы билгеләү, аларны чишү өчен алгоритм булдыру.
oo объектларны чагыштыру, классификацияләү өчен уртак билгеләрне билгеләү.
3. Тәрбия бирү максаты (дәреснең шәхси нәтиҗәсе):
oo Игътибарлылык, кызыксынучанлык, хәтер күнекмәләрен үстерү, иптәшләр белән хезмәттәшлек итәргә өйрәнү.
1. Уку материалын укучыларның яшь үзенчәлекләренә, дәреснең максатларына, сыйныфның әзерлек дәрәҗәсенә туры килерлек итеп сайларга тырыштым. Ияртүче теркәгечләре искә төшерү, аларны сөйләмдә дөрес куллану, диалог төзү, кирәк ситуацияләрдә кулланырга өйрәнү - көтелгән предмет нәтиҗәләре иде. Эш барышында индивидуаль, парлап эшләү формалары кулланылды - бу максатка ярашлы дип уйлыйм.
2. Эш төрләрен сайлаганда, материалның укучыларга аңлаешлы, кызыклы, мавыктыргыч булуына игътибар бирергә тырыштым, чөнки 7 нче сыйныфта балалар дәрестә уен элементлары булуны яраталар, кызыксынып эшлиләр. Материалны моңа кадәр үтелгән бүлек һәм темалар белән бәйләп алырга тырыштым.
3. Тема балалар өчен өр-яңа булмаганга күрә, күбрәк сөйләмдә ныгытуны күздә тоттым, чөнки ияртүче теркәгечләрне сөйләмдә балалар күп к

Страницы: <<  <  3 | 4 | 5 | 6 | 7  >  >>
Рейтинг
Оцени!
Поделись конспектом: