Ияртүче теркәгечләрне сөйләмдә куллану

Страницы: <<  <  4 | 5 | 6 | 7 | 8  >  >>

улланалар. Диалогик сөйләм барышында, әңгәмә алып барганда, бу теркәгечләр һәрдаим кулланыла.
Биремнәрнең күпчелеге телдән башкарылды, язма бирем дә булды.
4. Өй эше биргәндә, вариантлылык һәм дифференциальлек принципларын саклап эшләдем. Балалар, дәрескә үзләре тарафыннан бирелгән бәя нигезендә, көчләре җитәрдәй өй эшен сайлап алдылар.
5. Укучыларның белемнәрне үзләштерүен эшчәнлекле юнәлеш методы нигезендә оештырырга тырыштым, дәрескә сайланган белем алу чыганаклары, укучылар эшчәнлеген оештыру алымнары - барысы да аларда универсаль уку гамәлләре булдыруга юнәлтелде. Дәреснең темасын, максатларын укучылар билгеләделәр, нәтиҗәләрне дә бергәләп чыгардык. Укучылар дәрестә башкарган гамәлләре аша үзләрендә күнекмәләр формалаштырып, гамәлдә кулланырга өйрәнгәннәрдер дип ышанам. Аларның дәрестә күбрәк сөйләшүен, татарча аралашуын тәэмин итәргә теләдем.
6. Дәрес структурасы куелган максатларга, сыйныфның мөмкинлекләренә туры килә; дәреснең нәтиҗәләре куелган максатлардан аерылмый дип саныйм. Укучылар белән "субъект-субъект" мөнәсәбәтләре урнаштырып аралашырга тырыштым.
Карточка (7 нче сыйныф)
1. Переведите слова, запомните их, вставьте пропущенные буквы: туган җ. . . р, туган . . . к, туган и. . . , В. . . тан, дә. . . ләт, м. . . йдан, ту. . . рак, көн. . . як, т. . . ньяк, көнч. . . гыш, көнбат. . . ш, у. . . дырышлы, урт. . . ча, урна. . . кан.
2. Переведите предложения:
1) Мы любим свою страну, свой родную землю.
2) В нашем государстве все народы живут дружно.
3) В наших родных краях земля плодородная.
4) Город Набережные Челны расположен на востоке республики.
5) Площадь России очень большая.
6) Эта река течет с севера на юг.

Карточка (7 нче сыйныф)
1. Переведите слова, за

Страницы: <<  <  4 | 5 | 6 | 7 | 8  >  >>
Рейтинг
Оцени!
Поделись конспектом: