тыш нык ышанып яшәгән заманда,Шәвәли "Уралгамы,Бакугамы нефть чыгарырга киткән" күршесе Лотфулла Дияровны тормыш итә белми торганрак кеше итеп, үзен аңардан өстенрәк куеп карый. Әмма байтак (25) еллардан соң Лотфулланың танылган нефть мастеры булып элекке нигезенә кайтып төшүе, гөрләтеп яши башлавы картның әлеге карашын җимереп ташлый. Дияров белән Шәвәли образларын чгыштырып, сурәтләү- тормышта яңалык белән искелекнең бәрелешен ачыграк гәүдәләндерергә хезмәт итә. Әсәрдә Лотфулла туып килүче яңа Кәлимәт кешесе итеп, Шәвәли исә яңа шәһәр күләгәсендә, ничектер кечерәеп калган Иске Кәлимәт кешесе итеп бирелә.
Икенче бер образ Кәрим Тимбиковның характер үсеше конкрет шартларга нигезләнеп күрсәтелә. Анда мин-минлек, дан артыннан куу сыйфатлары бар. Кәрим боларны сизми һәм ул үсүдән туктый, рухи яктан бушый. Геройның характеры белән рухи дөньясы арасындагы бәйләнеш өзелә һәм бу хәл аны котылгысыз рәвештә һәлакәткә алып килә. Кәримгә монда Кожанов "ярдәмгә килә".
Кыю рәвештә алга карап, тормышның көчле агымыннан төшеп калмаска тырышып яшәгән геройлар теләкләренә ирешәләр. Шәвәли карт кызы Фәйрүзә ,мәсәлән,күңеле теләгән эш табып һәм сөйгән кешесенә иргә чыгып,матур гаилә кора. Арыслан үзенә тиң Сәгыйдәгә өйләнә. Ә инде заман белән бергә атлый алмаган геройлар тормышта җиңелүгә дучар ителәләр һәм читкә алып ташланалар. Монда да үткән белән бүгенге ничектер бер-берсенә каршы куела.
"Хәзинә"нең дәвамы рәвешендә "Хуҗалар" романы языла. (1968). Бу әсәрнең үзәгендә тормышта үзләрен хуҗа итеп сизүче геройлар куела. Төп игътибар Арслан Гобәйдуллинга юнәлтелгән. Ул-яңа нефть промыселының идарә начальнигы.
2. Әсәрнең әдәби-сәнгатьлелек дәрәҗәсен билгеләү(Җавапны әдәбият дәреслегеннән табарга мөмкин;173-182 нче битләр).
Страницы: << < 4 | 5 | 6 | 7 | 8 > >>